Яңалыклар

Эштә кыскартулар: Татарстанда кемнәрне эштән чыгара алмыйлар

Бу хакта - «Татар-информ» материалында

Фото - Татар-информ
Фото - Татар-информ

 

Эш бирүчеләр кайбер очракларда персонал санын киметергә һәм кадрларны кыскартырга мәҗбүр. Әмма хезмәт законнары мондый нигездә эштән чыгарырга рөхсәт ителмәгән хезмәткәрләр категориясен билгели. Татарстанда кемнәрне кыскарта алмыйлар һәм эш урынын саклап калганда кемнәргә өстенлек бирелә – «Татар-информ» материалында.

Эштә кемнәрне кыскартырга ярамый

Законнар нигезендә кайбер категория хезмәт ияләрен эштән чыгаруга чикләүләр билгеләнә. Аерым алганда, кыскарту рөхсәт ителми торган категорияләр:

- йөкле хатын-кызлар;

- өч яшьтән кечерәк бала тәрбияләүче хатын-кызлар;

- 14 яшькә кадәрге баласы булган яисә инвалид балигъ булмаган баласы булган ялгыз аналар;

- инвалид баланың бердәнбер туендыручысы булучылар;

- өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, әгәр гаиләдә 14 яшьтән кечерәк өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнсә һәм ата-аналарның берсе генә эшле булса.

Кыскарту вакытында кемнәр өстенлеккә ия

Әгәр берничә хезмәткәр бертөрле хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәтеп, квалификацияләре бертөрле булса, эштә калу хокукы аерым категория хезмәткәрләргә бирелә.

Аларга керә:

- инвалидлыгы булучылар;

- карамакларында ике һәм аннан да күбрәк булган хезмәткәрләр;

- гаиләнең бердәнбер туендыручылары;

- әлеге предприятиедә имгәнгән яисә һөнәри авыру алган хезмәткәрләр;

- эш бирүче ярдәмендә һөнәри күнекмәләрен камилләштерүче хезмәткәрләр;

- дәүләт сере булган мәгълүматларга ия хезмәткәрләр;

- уйлап табучылар;

- югары дәүләт бүләкләре алган хезмәткәрләр.

 


Нет комментариев