Балачагым татлы булмады
Әлеге сүзләрне сугыш елларында ачлыкка тилмергән райондашыбыз әйтә
Мөслим авылында гомер итүче Йөзекәй Үтәбаев – сугыш чоры баласы. Ул елларда күргән авырлыклар бүген дә онытылмый, ди райондашыбыз.
Илгә дошман явы бәреп кергәндә, Йөзекәй өч айлык булып әнисенең карынында гына була әле. Әнисе Аксылу туасы баласының бәхетсез киләчәген уйлап, йокысыз төннәрдә: “Балаларымны әтиләре кайтканчы саклап кала алсам ярар иде!” – дип, Ходайга ялвара.
– Әтием Миңнегол куркусыз, батыр солдат булган. Аның медальләре дә шактый иде. “За отвагу”, “За оборону Ленинграда” дигәннәре генә исемдә калган. Миңа якты дөньяга аваз салырга авылдагы Камәт әби ярдәм иткән. Безнең әнкәй балаларының һәммәсен өйдә генә тапты. Безнең бәхеткә, әтиебезгә сугыштан әйләнеп кайту насыйп булды. Аннан соң тагын ике энем, ике сеңлем туды. Без гаиләдә сигез бала үстек, – дип сөйли Йөзекәй абый.
Йөзекәй абый сугыш елларын исенә төшерсә, бүген дә күзләренә яшь килә.
– Ашарга юк, кияргә юк заманалар. Әй, уйласаң, исең китмәле бит! Ничекләр исән калганбыз да, ничекләр чыдадык икән?! Әткәй сөйләгәннәрдән истә калган. Ул Ленинград блокадасында катнашкан. Зенит гаскәрләрендә хезмәт иткән әткәй-җаным “сугыш” дигән афәтне телгә алса, калтыранып чыгар иде. Әнкәйнең сеңлесе Гөлсылу апа да шул чорда Ленинград блокадасына эләккән. “Нәрсә кыймылдый, шуны ашый идек. Песи башы да калмады, эт итен дә ашадык. Бик нык интектек, аны язып та, сөйләп тә бетерә торган түгел! Җан саклау, исән калу өчен тырмашуның соңгы чиге иде бу” дип, безгә сөйли иде, – ди Йөзекәй ага.
Йөзекәй абый әйтүенчә, сугыштан соңгы еллар да башларыннан сыйпамый аларны. Башлангыч белемне егет туган авылы Усаклык мәктәбендә ала.
– Мари Бүләр урта мәктәбендә 7 сыйныфны бетерү мәҗбүри иде. Көн дә өч чакрым җәяү йөреп укыйбыз. Аяктагы чабата ике көнгә генә чыдый, аннары бөтенләй таралып бетә. Өстә – тишек күлмәк, ертык чалбар. Гаиләдә мин дүртенче бала булгач, туганнардан калдык-постык киемнәр генә эләгә. Чабатаны әбекәй үрә иде. Ул эшне әбекәй башкармаса, яланаяк йөрисе булганбыз, – ди Йөзекәй Үтәбаев.
Йөзекәй абый гомер буе терлекчелек өлкәсендә хезмәт куя. Хәрби хезмәтен ул Мәскәү шәһәре, Казахстан якларында үтә. Ул вакытта армия хезмәте төгәл өч елны тәшкил итә.
Йөзекәй абый тугызынчы дистәсен ваклап килсә дә, бүген дә хәрәкәттә. Вакытлы матбугат белән кызыксына, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булырга ярата. Тормыш иптәше Надежда белән алар биш балага гомер бүләк иткәннәр.
– Йөзекәй белән бүген дә бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып яшибез. 17 яшемдә үзенә яр итеп сайлады ул мине. Мин – Актаныш районының Терпеле авылы кызы. Йөзекәй белән танышуыбыз Актанышның Суыксу авылында булды. Ул вакытта мин фермада сыер сава идем. Төнге икеләрдә әнкәйнең апасының кызы Люция кичке уеннан йөреп кайтты. Мин клубларга йөрергә яратмадым. Ул кайтып караватка ауган гына иде, бервакыт ишек шакыйлар. “Без кыз сорарга килдек, монда акыллы һәм матур кыз бар дип әйттеләр”, – диләр. Люция кайткач, мин аның артыннан килгәннәр дип уйлыйм. Ә монда мине алырга килгәннәр! Мин башта риза булмадым. Яңадан әйбәтләбрәк Йөзекәйгә карадым, бик чибәр, дастуин гәүдәле, акыллы егеткә охшап тора. Кияүгә чыкмасам, гомер буе үкенермен дидем дә риза булдым. Иртәнге дүрт тулганда, без инде Йөзекәйнең авылына кайтып җиттек. Шулай итеп, мин Усаклык килене булдым да куйдым, – дип елмая, яшьлек елларын барлап, Надежда апа.
Үтәбаевлар Мөслимдә үз куллары белән салып чыккан йортта гомер кичерәләр. Хуҗабикә яратып кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Чигә, бәйли. Аның милли бизәкләр төшергән кул эшләренең һәркайсысыннан яктылык, җылылык, илаһи нур бөркеләдер төсле.
– Тормыш иптәшем белән икебез дә колхозда хезмәт куйдык. Ул сыер сауды, мин терлекләр карадым. Балачакны искә төшерергә яратмыйм. Авыр еллар булып күңелдә саклана. Сугыштан соң урман үләне ашап кына исән калдык. Әткәй, сугыштан кайтып, авылда хуҗалык мөдире булып эшләсә дә, өйләрендә ачка тилмергәннәр. Әткәй урлаша, кеше өлешенә керә белмәгән. Бик намуслы булган өчен җәзасын да ала. Элек бит икмәкне үлчәү белән түгел, тәпәнләп үлчиләр иде. Күпмедер күләмдә ипекәй җитмәгәч, әткәйне сигез елга Томск урманына урман кисәргә җибәрделәр. Сигез елдан соң әйләнеп кайтты газизкәем. Гаделсезлек җанына бәргәндер, йөрәге белән бик яшьли калдырып китте ул безне, – дип сөйләде Йөзекәй абый.
Йөзекәй абый 80 яшькә кадәр күпләп мал-туар тоткан. Тавыктан башлап, атка кадәр бар иде, ди. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә тырыш хезмәт белән көн күрә. Кызлары Людмила һәм Светлана – инглиз теле укытучылары. Михайловка, Тойгелде мәктәпләрендә укыталар. Уллары Артур белән Руслан – төзелеш эшендә, икесе дә оста шахматчылар.
– Балалар, оныклар бәхетенә куанып яшибез. Аллаһ алдагы тормышыбызны да парлы итсен иде! Илгә зур афәтләр берүк килмәсен! – ди Йөзекәй абый.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев