Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәрби-спорт уеннары уздырылды

«ГТО аҗаганы» дип аталган хәрби-спорт уеннарының муниципаль этабы уздырылд

Мөслим гимназиясенең спорт залында "ГТО аҗаганы" хәрби-спорт уеннарының муниципаль этабы уздырылды.
Ярышларда районыбызның 6 урта мәктәбеннән командалар катнашты.

Алар строй белән йөрделәр, Россия тарихы буенча интеллектуаль ярышта көч сынаштылар, шулай ук Калашников автоматын сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, граната ыргытуда да иң-иңнәр ачыкланды.

Ярыш кысаларында һәр командадан 2 егет һәм 2 кыз ГТО нормативларының икешәр төре буенча физик әзерлекләрен күрсәтте.

Хәрби уеннар буенча Мөслим гимназиясе - I, Күбәк урта мәктәбе - II, Тат. Бүләр урта мәктәбе III урынны яулады.

ГТО нормативлары буенча гомумкоманда зачетында Мөслим гимназиясе командасына - I, Тат. Бүләр урта мәктәбе - II, Мөслим лицеена III урын бирелде.

Җиңүчеләргә һәм призерларга мәгариф идарәсенең һәм Мөслим районы буенча ГТО администраторының кубоклары һәм грамоталары тапшырылды.

 Фотолар - Мөслим районы буенча ГТО администраторы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев