Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Усыкай буйлары» тавыш бирде

«Усыкай буйлары» ансамбленә йөрүчеләр сайлауга төркемнәре белән килде.

Яңа Усы авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Усыкай буйлары” халык фольклор ансамбленең дүрт дистә елдан артык тарихы бар. Ансамбль кайларда гына чыгыш ясамый, нинди генә чараларда катнашмый! Ансамбльнең чыгышлары республика тамашачыларына да яхшы таныш.

“Усыкай буйлары” Май чабу бәйрәме уңаеннан комиссия әгъзаларын һәм авылдашларын коймак белән сыйлады.

2006 санлы Яңа Усы сайлау участогында сайлаучылар бик актив. Сайлаучыларның күпчелеге гражданлык бурычларын үтәгән. Участок сайлау комиссиясе рәисе Юрий Григорьев әйтүенчә, бүген 10.00 сәгатькә Яңа Усы сайлау участогында сайлаучыларның 90 процентка якыны тавыш биргән.

Районда өч көн дәвам итүче сайлаулар матур чаралар, күңелле истәлекле очрашулар белән уза. Бүген 10.00 сәгатькә районда барлык сайлаучыларның 80 проценты тавыш бирергә өлгерде.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр сайлау