Тукайлылар «Ачык ишекләр» көненә бардылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Тукайлылар «Ачык ишекләр» көненә бардылар

Мөслим урта мәктәбе укучылары Алабуга институтына экскурсиягә бардылар.

12 нче ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары Казан Федераль Университетының филиалы булган Алабуга институтының "Ачык ишекләр" көненә экскурсиягә бардылар.

"Укучылар институт белән якыннан танышып, музей, факультетларның интерактив мәйданчыкларында булдылар, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар", - дип хәбәр итәләр Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.

. Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев