Студентларга  - бүләк
ЯҢАЛЫКЛАР

Студентларга - бүләк

Казан аграр университетына «Агромастер» компаниясе бүләк ясады.

Кичә "Агромастер" җитештерү компаниясе Казан дәүләт аграр университетына зур бүләк ясады. Өр-яңа конструкциядәге "Agrator Disk – 9000" агрегатын студентлар лаборатор һәм практик эшләрендә кулланачак.

– Без Казан аграр университеты белән күп еллар бергә эшлибез. Алар безгә проектлар әзерләгәндә булыша, без дә аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Әлеге уку йортының студентлары "Агромастер"га практикага да кайта, – ди "Агромастер" компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов.

 Рәмилә Сәләмова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев