Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Инеш аркылы басма ясаганнар

Вәрәшбаш авылының уңган егетләре авылдашларына уңайлык тудырып инеш аша кечкенә басма салып куйганнар.

Вәрәшбаш авылы уртасыннан агучы инешнең суы аз булса да, ярлары текә, үзәне киң. Бер ярдан икенчесенә чыгар өчен, әллә никадәр ара үтәргә кирәк. Суы сай сайлыгын, әмма аяк чылатмыйча гына моннан чыгам, димә. Өлкәннәргә мондый урыннарны аркылы чыгу аеруча авыр.

Вәрәшбашның уңган егетләре Ислам, Газинур авылдашларына игелек эшләгәнннәр: инеш аша кечкенә генә басма ясап куйганнар. Әфәрин сезгә, егетләр! Күпердән чыккан һәр кешенең рәхмәтләре сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

 Фото - Миләүшә Хәсәнованың шәхси сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев