Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә
22-28 гыйнвар
КУЧКАР (21.03 -20.04) Берүк вакытта йөз төрле эшкә өлгерергә тырышып, гыйнвар буе каядыр йөгердегез түгелме? Бу кышкы җиде көндә, ниһаять, туктап калырга вакыттыр. Адәм баласына ял да кирәк бит...
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Бик уңайлы чор. Бу атнада айның калган көннәрен бергә кушкандагы- дан да күбрәк эшләп ташларсыз. Тик гыйнварның бер мичкә балына бер кашык дегет тә эләгер: кайбер күңел ачулардан баш тартырга туры килер.
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Яңа ел каникулы инде күптән тәмамланса да, "махмыры" һаман үзен сиздереп торыр. Әйтик, бәйрәмдә танышкан кайберәүләр телефоныгызга әледән-әле шалтыратып теңкәгезгә тияр. Гәрчә сез хәтта аларның исемнәрен хәтерләмәсәгез дә...
КЫСЛА (22.06 - 22.07) Күңелегездә горурлык хисләре тудырырдай күркәм вакыйгалар и көтелә. Эш урынында алыштыргысыз хезмәткәр булуыгызны аңлап, җитәкчегез ничек тә күңелегезне күрергә тырышыр. Чәршәмбедән акчага бәйле матур гына сюрпризлар башланыр.
АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Сер тотарга өйрәнегез: бу гыйнвар көннәрендә хәтта моңарчы үзегезгә карата салкын мөнәсәбәттә булган кайберәүләр дә яшерен серләрен ачып салыр. Гаиләгездәге тәртип һәм тотрыклылык сөендерер.
КЫЗ (24.08 - 22.09) Кинәт кенә бик күп ашыгыч эшләр өелер. Әлбәттә, бу зур тырышлык таләп итәр. Аның каравы, әҗеренең мулдан буласы күңелегезне җылытыр.
ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Сишәмбе көнне шатлыклы хәбәр ишетүгә әзер булып торыгыз. Тирәгездә дәрәҗәгезне төшерергә хыялланып йөрүчеләр бар кебек. Шуңа күрә планнарыгызны кешегә белгертеп йөрмәгез.
ЧАЯН (24.10 - 22.11) Кредитка кыйммәтле әйбер сатып алуны кичектереп торыгыз. Юкса финанс хәле тагы да авыраерга мөмкин. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнә төшәр, аның каравы, балаларыгыз сөендерер.
УКЧЫ (23.11 - 21.12) Тегеннән моннан акча эшләп алу мөмкинлеге килеп чыгар. Шунысы әйбәт: аның төп эшегезгә зыян китерүеннән куркасы юк. Гаиләгездә бер мәлгә аптырашта калдырырлык хәл килеп чыгарга мөмкин.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) Бу җиде көн эчендә тәгәрмәч эчендәге тиенне еш искә алырсыз. Чөнки үзегез дә, әлеге йомшак йонлы җәнлек кебек, бертуктаусыз эшләячәксез. Әмма эш- ләгәнегезнең ни кадәресе шәхсән үзегезгә кирәк икән? Шул турыда уйланасы бар...
СУКОЯР (21.01 -19.02) Эштә нерв күзәнәкләрен берникадәр какшатырдай хәлләр булып алырга мөмкин. Шуңа күрә бу чорда үзегезгә кушылганнарның һәммәсенә үтә җитди карау кирәк.
БАЛЫК (20.02 - 20.03) Бик уйлы кеше булуыгыз зур уңышка китерер. Әмма вакыйгалар агышын гына тизләтергә ярамый. Иң элек кирәкле барлык мәгълүматларны туплагыз һәм шуннан соң гына эшкә керешегез.
КЫЗ (24.08 - 22.09) Кинәт кенә бик күп ашыгыч эшләр өелер. Әлбәттә, бу зур тырышлык таләп итәр. Аның каравы, әҗеренең мулдан буласы күңелегезне җылытыр.
ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Сишәмбе көнне шатлыклы хәбәр ишетүгә әзер булып торыгыз. Тирәгездә дәрәҗәгезне төшерергә хыялланып йөрүчеләр бар кебек. Шуңа күрә планнарыгызны кешегә белгертеп йөрмәгез.
ЧАЯН (24.10 - 22.11) Кредитка кыйммәтле әйбер сатып алуны кичектереп торыгыз. Юкса финанс хәле тагы да авыраерга мөмкин. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнә төшәр, аның каравы, балаларыгыз сөендерер.
УКЧЫ (23.11 - 21.12) Тегеннән моннан акча эшләп алу мөмкинлеге килеп чыгар. Шунысы әйбәт: аның төп эшегезгә зыян китерүеннән куркасы юк. Гаиләгездә бер мәлгә аптырашта калдырырлык хәл килеп чыгарга мөмкин.
КУЧКАР (21.03 -20.04) Берүк вакытта йөз төрле эшкә өлгерергә тырышып, гыйнвар буе каядыр йөгердегез түгелме? Бу кышкы җиде көндә, ниһаять, туктап калырга вакыттыр. Адәм баласына ял да кирәк бит...
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Бик уңайлы чор. Бу атнада айның калган көннәрен бергә кушкандагы- дан да күбрәк эшләп ташларсыз. Тик гыйнварның бер мичкә балына бер кашык дегет тә эләгер: кайбер күңел ачулардан баш тартырга туры килер.
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Яңа ел каникулы инде күптән тәмамланса да, "махмыры" һаман үзен сиздереп торыр. Әйтик, бәйрәмдә танышкан кайберәүләр телефоныгызга әледән-әле шалтыратып теңкәгезгә тияр. Гәрчә сез хәтта аларның исемнәрен хәтерләмәсәгез дә...
КЫСЛА (22.06 - 22.07) Күңелегездә горурлык хисләре тудырырдай күркәм вакыйгалар и көтелә. Эш урынында алыштыргысыз хезмәткәр булуыгызны аңлап, җитәкчегез ничек тә күңелегезне күрергә тырышыр. Чәршәмбедән акчага бәйле матур гына сюрпризлар башланыр.
АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Сер тотарга өйрәнегез: бу гыйнвар көннәрендә хәтта моңарчы үзегезгә карата салкын мөнәсәбәттә булган кайберәүләр дә яшерен серләрен ачып салыр. Гаиләгездәге тәртип һәм тотрыклылык сөендерер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев