Уңышлы чыгыш ясадылар
Төп хәбәр

Уңышлы чыгыш ясадылар

Чирмешән районында Яшьләр көнненә багышланган картинг буенча районара ярышлар узды.

Ярышларда биш район командасы: Лаеш, Аксубай, Чирмешән, Нурлат һәм Мөслим районнары командалары катнашты. Ярышчылар 400 метр озынлыктагы трассада көч сынаштылар. Мөслим районы данын картинг түгәрәгенә йөрүче укучылар -  Алмаз Камалов, Булат Бәдертдинов, Рәмис Нәҗмиевләр яклады. Алмаз Камалов Джиикс-Хонда 270 классында икенче урын, Булат һәм Рәмис Джиикс-Хонда 200 классында 4-5 урыннарны яуладылар. Барлык катнашучыларга грамота, медаль һәм  истәлек бүләкләре тапшырылды. Команданың тренеры Рифгат Абдуллин.

Фото – https://www.instagram.com/directsia_muslumovo/ алынды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев