Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Хөкүмәт кайгыртуын тоеп

Бөек Ватан сугышы ветераннарына төрле социаль ярдәм чаралары каралган.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү 2013нче елның 28 декабрендә кабул ителгән “Иминият пенсияләре турында”гы һәм 2001нче елның 15 декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында”гы федераль законнар нигезендә гамәлгә ашырыла. 

Бөек Ватан сугышы ветераннарына федераль бюджеттан субвенцияләр хисабына торак-коммуналь хезмәтләргә түләүнең 50 проценты күләмендә субсидия-ташлама бирелә. Тыл ветераннарына ай саен акчалата түләү каралган.

РФ Президентының 2005нче елның 30 маенда чыккан Указы нигезендә ветераннарга айлык өстәмә түләү бирелә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Икенче Бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары төзегән концлагерьларның, гетто һәм башка шундый урыннарның балигъ булмаган тоткыннарына 1 мең сум өстәмә түләнә. 

2024 елның апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының аерым категорияләренә РФ Президентының “Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә еллык акчалата түләү турында” Указы нигезендә ел саен башкарылучы акчалата түләү 10 мең сум тәшкил итә. Әлеге ярдәмне районда бер ветеран алды. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото –  «Мөслим-информ» архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев