Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары бара

Муниципаль хезмәткәрләрнең хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары башланып китте.

Бүген Мөслимдә муниципаль хезмәткәрләрнең хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары башланып китте. “Яшьлек” спорт комплексында узучы ярышларда 14 район командасы катнаша. Ярышлар ике көн дәвам итәчәк. Ярышларның тантаналы ачылышында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты һәм катнашучыларны сәламләп уңышлар теләде. Ачылу чарасында катнашучылар “Йолдызчыклар” бию төркеменең чыгышын да бик җылы кабул иттеләр. Чара барышында ГТО нормативларын югары күрсәткечләр белән үтәгән Наил Бәдретдиновка, Әминә Садретдинова, Айзилә Әсәдуллина, Рената Шәймиева һәм Данис Касыймовка РФ спорт министрлыгының таныклыгы һәм күкрәк билгесе тапшырылды. Бүләкләрне А. Әхмәтҗанов һәм район буенча ГТО җитәкчесе Расил Фәттахов тапшырды. ТР Волейбол Федерациясе хөкемдары Олексей Овощников та барлык катнашучыларга матур уеннар һәм уңышлар теләде. Ярышларны Мөслим һәм Апас муниципаль районы хезмәткәрләре командалары башлап җибәрде.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев