Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

ТР мөфтие урынбасары Мөслимдә эшлекле сәфәрдә

Илфар хәзрәт Хәсәнов эш визиты белән Мөслимгә килде.

Кичә районга эшлекле сәфәр белән ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов килде. Визит район башлыгы белән очрашудан башланды. Илфар хәзрәт үзәк шифаханәдә табиблар һәм шәфкать туташлары белән очрашты. Балалар поликлиникасында намаз бүлмәсен ачты, изге теләкләрен җиткерде. Җәмигь мәчетендә кунакны авыл имамнары каршы алды. Хәзрәт халык белән эшләүдә килеп туган бәхәсле мәсьәләләрне чишүдә дөрес юл сайлауларына басым ясады. Кызыксындырган сорауларга җавап бирде, авыллардагы имамнарның эше белән кызыксынды. Җәмәгатьчелек белән ахшам намазын укыганнан соң, хәләл үзәктә авыз ачу мәҗлесендә катнашты, соңыннан вәгазь укыды. 

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев