Спартакиада дәвам итә
Төп хәбәр

Спартакиада дәвам итә

Киләсе атнада ярышлар мини-футбол, кул көрәше, йөзү һәм канат тарту белән дәвам итәчәк.

Оешма-предприятиеләр арасында XXX кышкы спартакиада дәвам итә. Бүген - 16 февраль көнне өстәл теннисы һәм биатлон буенча ярышлар үтте. Биатлонда үзәк хастаханә командасы җиңү яулады. Эчке эшләр бүлеге - икенче, "КультАгро" командасы өченче урынга чыкты.
Өстәл теннисында мәктәпләр командасы җиңүгә иреште. Район электр станциясе командасы - икенче, эчке эшләр бүлеге өченче урынны алды.
Киләсе атнада ярышлар мини-футбол, кул көрәше, йөзү һәм канат тарту белән дәвам итәчәк.


Нет комментариев