Рус теле буенча «Тоталь диктант - 2024» оештырылды
Төп хәбәр

Рус теле буенча «Тоталь диктант - 2024» оештырылды

Мөслим районында 12 мәйданчыкта «Тоталь диктант - 2024» акциясе оештырылды.

20 апрельдә Мөслим районында 12 мәйданчыкта –  мәктәпләр базасында, политехник техникумда, район үзәк китапханәсендә  рус теле буенча «Тоталь диктант - 2024» оештырылды. Акциядә 379 кеше катнашты. Алар арасында ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе иҗтимагый оешмасы вәкилләре, укучылар, педагоглар, район мәктәпләре җитәкчеләре, ата-аналар, студентлар, мәдәният,  җирле үзидарә хезмәткәрләре, РОВД хезмәткәрләре, лаеклы ялдагылар бар иде, – дип хәбәр итә рус милли-мәдәни берләшмәсе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Галина Светлякова.

Фото – мәгариф идарәсе, үзәк китапханәдән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев