Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә велойөреш узды (фоторепортаж)

Төп катнашучылар, әлбәттә, яшьләр үзләре иде.

Кичә Мөслимдә Яшьләр көне уңаеннан велойөреш узды. Чарада мөслимлеләр, оешма коллективлары катнашты. Төп катнашучылар, әлбәттә, яшьләр үзләре иде.

Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Ул шулай ук Динар һәм Айгөл Шәриповларга сертификат һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. 

Шәриповлар шушы көннәрдә бер ул һәм кыз янына игезәк сабыйлар алып кайтканнар. 

Район яшьләр бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров яшьләргә теләкләрен җиткереп, иң актив волонтерларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Фәридә Гайнетдинова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев