Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә авыл җирлекләренә депутатлар сайлана

Бүген Мөслим муниципаль районы авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар буенча өстәмә сайлаулар уза. Сайлаулар сигез округта – Баланлы, Вәрәшбаш, Мәлләтамак, Метрәй, Михайловка, Түбән Табын һәм район үзәгендә ике участокта (“Мизгел” яшьләр үзәгендә һәм Мөслим лицеенда) уза.

Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтә ачылды. 1986 санлы Банк сайлау участогында теркәлгән райондашларыбыз активлык күрсәтә. Әлеге участокта тавыш бирүчеләр дә күп – 920 кеше. 10.00 сәгатькә шуларның 387се тавыш биргән.

1987 санлы Вахитов сайлау участогында 483 сайлаучы теркәлгән. 10.00 сәгатькә шуларның 135е гражданлык бурычын үтәгән.

Мөслим муниципаль районы авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда район буенча 1866 кеше катнашырга тиеш. 10.00 сәгатькә 37 процент кеше тавыш биргән.

Сайлау участокларында, бәйрәм рухы биреп, татарча җырлар яңгырый. Полиция хезмәткәрләре тәртип саклый. Иҗтимагый оешмалардан күзәтүчеләр эшли.

Римма Афзалова.

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар Мөслим районы