Мөслимдә авыл җирлекләренә депутатлар сайлана
Бүген Мөслим муниципаль районы авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар буенча өстәмә сайлаулар уза. Сайлаулар сигез округта – Баланлы, Вәрәшбаш, Мәлләтамак, Метрәй, Михайловка, Түбән Табын һәм район үзәгендә ике участокта (“Мизгел” яшьләр үзәгендә һәм Мөслим лицеенда) уза.