Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Маржиналь культуралар үстерү отышлы

Районыбыз игенчеләре техник культураларны урып-җыюга кереште.

Соңгы елларда эре агрофирмалар чәчү әйләнәшенә югары табыш китерүче маржиналь, ягъни югары табыш китерүче культуралар кертүгә өстенлек бирә. Аграрийлар өчен әлеге культураларны үстерү икътисадый яктан отышлы. Авыл хуҗалыгы базарында маржиналь культураларның бәясе югары. 
– Быел районыбызда 1873 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелде. “Намус” агрофирмасы шушы көннәрдә чөгендер җыюны төгәлләде. Хуҗалык 56083 тонна уңыш җыеп алды. Уртача гектар биреме 299,4 центнер тәшкил итте, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

– Районда 7866 гектар мәйданда рапс чәчелгән иде, 5870 гектар мәйданда әлеге культура җыеп алынды. Рапсның уртача гектар биреме 17,1 центнерны тәшкил итә.
Район буенча иң зур мәйдан көнбагыш культурасына бирелгән – 8191 гектар. Бүгенге көндә көнбагыш чәчелгән барлык мәйданның 13 процентында әлеге культура җыеп алынган.

 “Намус” һәм “Август-Мөслим” агрофирмаларында көнбагыш һәм рапс суктыралар.

– Көнбагыш һәм рапс суктыруга ике дистәдән артык техника җәлеп ителде, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасының баш агрономы Илнур Мотавалов.

Игенчеләр эшне тиз тотар. Иң мөһиме – көннәр коры торсын да техника ватылмый эшләсен.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 29 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев