Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ярдәм юлга кузгалды

Рүзәл Минһаҗев дуслары белән чираттагы тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән юлга кузгалды.

Бүген Рүзәл Минһаҗев һәм игелекле якташларыбыз унөченче тапкыр махсус хәрби операция зонасына юл тоттылар. Алар бу юлы ике УАЗ машинасы, мунча һәм бик күп кирәк-яраклар илтәләр. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда егетләрне озатырга район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек җыелды. Район башлыгы Альберт Хуҗин сәфәргә чыгучыларга хәерле, имин юллар теләде. "Хәрби зонадагы якташларыбызга кайнар сәламнәрне җиткереп, алып барган әйберләрне тапшырып исән-сау кайтуыгызны көтеп калабыз", -  диде. Рүзәл Минһаҗев ярдәм җыючы, аларны тәртипләп тутыруда һәм төяүдә ярдәм итүчеләргә тирән рәхмәтләрен җиткерде. Элемтә авылы “Әсгәт” мәчете имам-хатибы Расих хәзрәт Каюмов хәерле сәфәрләр теләп юл догасы укыды. Машиналар колоннасы юлга кузгалды. Мөслимлеләрнең теләге бер - игелекле райондашларыбызга имин юллар насыйп булсын. Ә махсус зонадагы егетләребез җиңү белән тиз арада әйләнеп кайтсыннар.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев