Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яңа ел могҗизасын көткәндә (фоторепортаж)

Яңа ел – үзенчәлекле бәйрәм. Аны балалар да, олылар да дулкынланып, зарыгып көтә. Ул яңа бүләкләр, яңа шатлыклар алып килер кебек.

Мәдәният йорты фойесы бу көнне балаларның шат көлүләре, бәхетле елмаюлары белән тулган иде. Аларның һәркайсы бәйрәмчә киенгән, әледән-әле бүләк пакетларын ачып карыйлар, фотозонада истәлеккә фотога төшәргә ашыгалар. Гомумән, балалар бу минутларда Яңа ел хисләре белән яши иде.

Бәйрәмгә бүгенге көндә илебез тынычлыгын яклап махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм социаль яклауга мохтаҗ булган гаиләләрнең балалары чакырылган иде. Дүрт йөзгә якын бала бу көнне Кыш бабай һәм Кар кызының күчтәнәчләрен дә кабул итте.

– Яңа елдан һәрберебез ниндидер могҗиза көтәбез. Балаларыбыз – бигрәк тә. Шуңа күрә дә бүгенге бәйрәмгә нәкъ менә сезне чакырдык, хөрмәтле балалар, – диде сәхнәгә балаларны сәламләргә күтәрелгән район башлыгы Альберт Хуҗин. – Быел сез барыгыз да тәртипле булгансыз, яхшы билгеләргә генә укыгансыз, дип беләбез. Ә Яңа елга матур теләкләрегез бармы? Мин барыгызга да шул теләкләрнең кабул булуын, киләсе елның алар чынга аша торган ел булуын телим. Без сезгә ышанабыз: сезнең һәрберегез – Мөслимнең киләчәге, безнең матур эшләребезне ышанычлы дәвам итүчеләр. Кыш бабай һәм Яңа ел җирлегебезгә уңышлар, илебезгә тынычлык һәм иминлек, ә сезгә, балалар, сәламәтлек һәм бәхет алып килсен.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев