Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшмәкәрләр Игорь Павлов белән очрашты

ТР буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре ел саен район белгечләре белән очрашулар уздыра. Быел район финанс-бюджет палатасы вәкилләре, эшмәкәрләр белән идарә җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов очрашты.

Мнополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе, беренче чиратта, дәүләт заказлары, гадел булмаган конкурентлылык белән көрәшү. Район хакимиятенең актлар залында узган очрашуда да белгечләр идарәс вәкиленә шушы мәсьәләләргә кагылышлы сорауларын бирде. Дәүләт органнарын контрольлек итүдән кала, әлеге хезмәт суд приставлары тарафыннан сатуга чыгарылган милекнең реализацияләнүе, банкротлыкка чыгу кебек процессларны да контрольлек итә.

Монополигяә каршы федераль хезмәт идарәсенә мөрәҗәгать итү тәртибе гади. Иң мөһиме, ниндидер шикаять яисә законнан тайпылу очраклары турында хәбәр итүче зат күрсәтелгән булырга тиеш. Хезмәтнең итернет челтәрендә дә махсус сайты булдырылган. Сайтта күрсәтелгән мәгълүматлар буенча теләгән һәркем закон сагында торучыларның ярдәменнән файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X