Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Егетләр өчен биш көнлек хәрби җыен үткәрелә

Гимназия базасында егетләр өчен биш көнлек хәрби җыен башланды

Бүген Мөслим гимназиясе базасында 10 сыйныфны тәмамлаган  егетләр өчен биш көнлек хәрби хезмәт нигезләре  буенча җыен башланды. Җыенда район мәктәпләрендә белем алучы 17 укучы катнаша. Егетләр биш көн дәвамында гиназиядә торып, хәрби өлкәдә белем һәм күнекмәләрен ныгытачаклар, теория һәм практикадан дәресләр алачаклар. Маршировка, автоматны, аның магазинын сүтеп-җыю, физик әзерлек күнекмәләре – барысы да план нигезендә башкарылачак. “Хәрбиләрне” биш тапкыр ашату каралган. Укучылар белән тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары шөгыльләнә, ә җыенны районның ДОСААФ оешмасы оештыра.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев