Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Чүп җыюда проблемалар бар

Узган атнада Мөслим авылында чүп җыелмады.

Ялларда Мөслимнең һәр урамында капка төбе саен чүп капчыклары каршы алды. Көн үзәге җиткәндә, чүп машинасын көтеп талчыккан хуҗаларның кайберләре чүпләрен ишегалдына кертте. Әмма күпчелек йортлар алдында урамга өелгән чүп пакетлары бүген дә чүп машинасын көтә. Капчыкларның байтагын кош-корт тишеп, этләр тарткалап, чүпне урам буйлап таратырга өлгерде. 

Чүп җыелмауның сәбәбен белешергә теләп “Гринта” җәмгыятенең Мөслим районы буенча вәкиле Илфак Рахмаев белән элемтәгә чыктык. Безнең белән очрашырга теләк белдермәсә дә, ул түбәндәгеләрне хәбәр итте:

– Чүп җыю машинасының шимбә-якшәмбе көннәрендә килә алмавының төп сәбәбе – машина йөртүчеләр җитми. Шоферлар юк, шуңа узган ялларда машина килә алмады. Бүген бер машина килде, Мөслим авылының Бакча, М.Гафури урамнарында чүпләрне алып китте. Ул бит әле оешмалардагы чүпләрне дә ала, шуңа машина һәр көнне графиктан берникадәр соңарып булса да киләчәк. 

Анысы шулайдыр, әмма машинаны билгеле бер вакытта көтәргә өйрәнгән авыл халкы чүп җыюда еш кына төгәлсезлекләр, проблемалар булуын билгеләп үтте.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 июль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев