Быел 30 мөслимле солдат каешын буачак
Хәрби хезмәткә чакырылыш башланды.
2 апрель көнне район үзәк хастаханәсендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы узды. Комиссия эшчәнлегендә ветераннар советы, эчке эшләр бүлеге, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты. Комиссия рәисе - яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровтан алынган мәгълүматлар буенча, язгы чакыру вакытында 30 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Беренче озату 18 апрельга планлаштырыла, соңгысы - 13 июльдә булыр, дип көтелә.
Нет комментариев