Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүген Мөслимдә «Кыр көне» узды

Кыр көне “Август-Мөслим” агрофирмасының Октябрь авылы янындагы тәҗрибә-җитештерү кырында узды

“Август-Агро” компаниясенең “Кыр көне” республикадан түгел, ә башка чит төбәкләрдән дә авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен һәм вәкилләрен җыйды. Чарада дүрт йөзгә якын кеше катнаша. Чараның тантаналы ачылышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, “Август” фирмасының маркетинг һәм сатулар буенча директоры Дмитрий Плишкин катнашты. Кыр көнендә катнашучылар үсемлекчелек юнәлешендәге алдынгы алымнар, үсемлекләрне тәрбияләү, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшүдә кулланылучы яңа препаратлар турындагы чыгышлар тыңлаячак. Шулай ук “Август-Мөслим” агрофирмасының тәҗрибә-җитештерү басуында үстерелүче көнбагыш, рапс, кукуруз, көзге һәм язгы бодай, арпа, җитен һәм соя культуралары кишәрлекләре белән танышачаклар.

Фәридә Гайнетдинова, Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев