Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Август”та Кыр көне үтте

“Август-Мөслим” агрофирмасы Кыр көнендә икмәк үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты

Бер чүп үләне дә булмаган, чиста, гөрләп үсеп утыручы матур иген басуларын күргән һәммә кешене – сөенү, соклану, шул төбәктә яшәүче, эшләүче кешеләрне исә горурлык хисләре биләп аладыр. Икмәк үстерә белүчеләрнең тәҗрибә уртаклашуы аларга булган хөрмәт хисен дә бермә-бер арттыра.

10 июльдә Мөслимдә “Август” компаниясе Кыр көнен үткәрде. Җирлегебездә бишенче елын эшләүче “Август-Мөслим” агрофирмасы Россиянең төрле регионнарыннан килгән 350дән артык авыл хуҗалыгы белгечен кабул итте. Кыр көне югары маржиналь культуралар белән баетылган чәчү әйләнеше шартларында Ноу-Тилл сукасыз иген үстерү технологиясен куллануга багышланды. Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Самара, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Мөслимнең иген кырларын үз күзләре белән күреп, тәҗрибә тупларга килде.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, “Август” компаниясе генераль директоры Михаил Данилов, “АвгустАгро” идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов катнашында узган зур чараның пленар өлеше З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында үтте. Биредә “Август” компаниясе эш тәҗрибәсе белән бүлеште. Кыр көнен Мөслимдә үткәрү очраклы түгел. Компания Татарстан республикасында 23 ел эшләсә дә, 2018 елга кадәр аның үз җитештерү мәйданнары булмаган. Нәкъ шушы елда “Август” безнең районнан җир кишәрлекләре ала. Басуларны башта, җир эшкәртүнең сукасыз технологиясен һәм чәчүлекләрне үз препаратлары нигезендә саклау ысулларын таныту өчен, тәҗрибә мәйданчыгы буларак кулланырга уйлыйлар. Бүгенге көндә әлеге басуларда “Август-Мөслим” агрофирмасы югары технологияләр нигезендә икмәк үстерә. Агрофирмада технологияләрнең өстенлекләрен күрергә мөмкин. Мәсәлән, Ноу-Тилл технологиясе нигезендә эшләгәндә җирнең уңдырышлылыгы акрынлап үсә бара. Бүгенге көндә мондый җирләрнең традицион ысул белән игелгән культуралар белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк уңыш бирүе расланган.

Чараның икенче өлеше көнбагыш, рапс, көзге һәм язгы бодай, арпа үстерелүче басуларда үтте. Кунаклар игенчелектә ресурсларны саклау системасы белән эшләү нәтиҗәләрен дә күрде, җитештерү инфраструктурасы, күргәзмәдә тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары белән дә танышты.

“Август-Мөслим” агрофирмасы җирләрендә тәҗрибә мәйданчыклары 2019 елдан бирле эшли. Биредә төрле сортлар, гибридлар перспективасына бәя бирелә, үсемлекләрне тукландыру схемасы сынала. Үзен яхшы яктан күрсәткән сортлар 1-2 мең гектар мәйданда игелә. Өстен сыйфатлары сакланган культуралар алдагы елларда җитештерү мәйданнарында үстерелә башлый. Шул рәвешле безнең якның табигать шартларына җайлашкан рапс, көнбагыш гибридлары сайлап алынган. Бүген 127 кишәрлектә сыналучы тәҗрибә чәчүлекләре кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Иң күп сыналучы культуралар кукуруз һәм рапс булып чыкты. Аларны 34 һәм 25 кишәрлектә төрлечә сыныйлар. Тәҗрибә мәйданчыгында бодай, арпа, борчак кебек культуралар янында өч кишәрлек җитен дә үсә.

“Август-Мөслим” составында роботлаштырылган заманча сөтчелек фермасы да эшли. Кыр көненә килүчеләргә Үрәзмәт товарлыклы сөтчелек комплексы эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге дә тудырылды.

“ Август” компаниясе мөслимлеләргә зур бүләк ясады: кич “Кояшлы Ык” ял зонасында Татарстанның атказанган артистлары Фирдүс Тямаев, Гөлназ Сәфәрова һәм “ВИА ХИТ” кавер-төркеме концерт күрсәтте.

Киңәшле эш таркалмас, ди халкыбыз. Тәҗрибә уртаклашып эшләү – авыл хуҗалыгында нәтиҗәлелекне күтәрүгә тагын бер ныклы адым. Уртаклашыр өчен матур эш тәҗрибәсе бар мөслимлеләрнең. “Август”ның Кыр көне фермер хуҗалыкларына да яңача фикерләп, киләчәккә карап эшләргә этәргеч булыр.

Айзилә Мөхәмәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев