Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ашланган җир аш бирә

Туфракны известьлау аның ачылыгын киметә

Халкыбыз: “Ашланган җир аш бирә, ашламаган таш бирә”, – дип юкка гына әйтмәгән. Җиргә никадәр сый-хөрмәт күрсәтсәң, ул шулкадәр мул итеп игенен, печәнен һәм башкасын бирә. Туфракны известьлау да уңдырышлылыкны арттырырга һәм уңыш күләмен яхшыртырга ярдәм итә.

Җирнең ачылыгын бетерү өчен 1960 елларда известь киң кулланыла башлаган. Басуларга известь кертү бүген дә авыл хуҗалыгы тармагында мөһимлеген югалтмый. Бүгенге көндә Татарстан туфракны известьлау юнәлешендә эшләүче алдынгы төбәкләрнең берсе булып санала. Мөслим районында да әче туфрак мәйданнары байтак. Ел саен әлеге мәйданнарны известлау буенча күләмле эш башкарыла. Туфракны известьлау аның ачылыгын киметергә ярдәм итә. Ачылык югары булган җиргә кертелгән ашламаның нәтиҗәсе бик түбән була. Ә известьлаганнан соң туфракка кертелгән ашламаның үзләштерелү нәтиҗәсе 80-90 процентка кадәр җитә.

– Быел районда 2705 гектар мәйданда туфракка известь кертү планлаштырылган иде. Бу эшләр “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмаларында һәм “Шәңгәрәев” фермер хуҗалыгы басуларында башкарылды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. – Туфракны известьлау ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кабул ителгән программа нигезендә финанслана. Беренче елны аграрийлар үз финанс чыганаклары ярдәмендә известьлау эшен башкаралар, икенче елны министрлыкка башкарылган эш мәйданы, кулланылган транспорт һәм чыгымнар буенча кирәкле документларны тапшыралар. Программа ярдәмендә әлеге эшкә тотылган чыгымнарның 50 проценты кире кайтарыла. Бүгенге көндә тиешле булган барлык мәйданнарда да известьлау төгәлләнде.

Районда туфракны известьлау эшен шәхси эшмәкәр Илшат Вәлиев башкара. Әлеге эш белән ул җиде елдан артык шөгыльләнә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 25 октябрь саныннан укыгыз.

Ландыш Вәлиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев