Сынаулар көчле иткән
Тойгелде авыл җирлегендә яшәүчеләр матур итеп яши дә, җир җимертеп эшли дә белә
Энҗе һәм Мөнир Баһауовлар – шундый тырыш гаиләләрнең берсе. 35 ел кулга-кул тотынып яшәүче Баһауовлар гаиләсен язмыш сынаса да, ир белән хатын сынмаган.
Әллә каян балкып утыручы йортның ишегалдыннан ук чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Өй эчендәге җылылык, тәмле аш-су исләре биредә уңган хуҗабикә яшәвенә ишарәли.
Энҗе апа – Яңа Сәет авылы кызы. Казан училищесында белем алып, аш-суга осталыгын камилләштерә ул. Тормыш иптәше, авылда хөрмәтле укытучы Зиннур белән ике малайга гомер бүләк итәләр. Тик бәхете генә озакка бармый Энҗенең. Башта – тормыш иптәше, аннары улы Булат фаҗигале төстә һәлак була. Район үзәгендәге “Яңарыш” микрорайонындагы бер урам көрәш буенча Татарстан чемпионы, спорт мастеры булган Булат Вәлиев исемен йөртә.
– Энҗе белән кавышканда, балалар бик бәләкәй иде: Зөлфәткә – 3, Булатка нибары 1 яшь кенә! Безнең арада тиз арада җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Энҗене мин татар хатын-кызларына хас барлык сыйфатларны үзенә туплаганы, мөлаем, сабыр, ягымлы булганы өчен бер күрүдә ошаттым. Балалары булу да шүрләтмәде. Хатын-кызны чын-чынлап яраткан ир аның балаларын да кабул итә. Малайлар да мине үз әтиләре кебек яраттылар, серләштек, киләчәккә планнар кордык. 45 ил көрәшчеләре арасында дөнья чемпионы титулын алгач, Булат өчен сөенүемне белсәгез!.. – ди Мөнир Баһауов.
Мөнир абый да – спортчы. Армия хезмәтен узганда ирекле көрәш буенча ротада беренче урын алуы егетне спортка алып кереп китә. Самбоны да үз итә, спортның башка төрләрендә дә сынатмый райондашыбыз.
Энҗе апа, буш вакыты булганда, алмаз мозаикасы белән чигәргә ярата. Яшь чагыннан ук тегү белән шөгыльләнә. Урын-җир япмалары, мендәр, юрган тышлыклары тегә. Мөнир абый да – алтын куллы ир-егет. Газ белән эретеп ябыштыручы, электр эшләрен биш бармагы кебек белүче Мөнир абыйны авылдашлары “чын оста” дип йөртә. Якын-тирә авылларда да аның ярдәме белән җылытылган йортлар, аның көче белән тотылган капка-коймалар бихисап.
– Без Мөнир белән очраклы рәвештә генә танышып, 35 ел матур гомер кичерәбез. Сафка бастырырга санаулы гына эшләр калып килгән йортыбызга газ кертергә дип кергән егетнең тормыш алып барырдай ышанычлы кеше икәнлеге һәр хәрәкәтеннән күзгә ташлана иде. Тырышлыгы, юмартлыгы, балаларымны үз итүе белән күңелемне яулады Мөнир. Улларыма чын әти булды! Тормыш иптәшем белән горурланып яшим, – ди Энҗе апа.
Баһауовлар күпләп мал тоталар, бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. Энҗе апаны авылдашлары чәкчәк остасы буларак та белә. Гаилә тормышын оныклары бизи. Алга таба да тормыш йөген бергә тартып, аңлашып яшәргә насыйп булсын аларга!
– Безнең арада беркайчан да шикләнү, ышанмау булмады. Үз-үзенә ышанмаган кеше генә башкалардан гаеп эзли. Бер-береңнең кадерен белеп яшәргә кирәк! – ди Мөнир абый.
– Энҗе апа белән Мөнир абый йортыннан беркайчан да кеше өзелми. Тормышның иң авыр имтиханнарын да алар бер-берсенә терәк булып узды. Өр-яңадан тормыш башлау өчен ныклык, яңа көнгә ышаныч кирәк. Мөнир абый белән Энҗе апа бер-берсен күз карашыннан, ярты сүздән аңлап яши. Авылдашларым белән ихластан горурланам! – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамира Гыйләҗева.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев