Саланы калага алыштырмыйбыз
Айзилә һәм Нияз Мөхәмәтҗановлар: “Безнең киләчәк – авылда”, – диләр
Авыл җирендә дә рәхәтләнеп тормыш көтәргә була. Мөслимдә яшәүче Айзилә һәм Нияз Мөхәмәтҗановлар гаиләсе – шуның ачык мисалы. Нинди эшкә тотынса, шуны башкарып чыга, кулларында ут уйната торган матур һәм булган пар – алар. Гаиләдә өч бала үсеп килә. Камилә – 3, Аяз 1 сыйныфны тәмамлаган. Төпчекләре Эмилиягә тиздән 1 яшь тула.
– Минем өчен авыл иминлек һәм уңайлы мохит буларак гәүдәләнә. Туган җиремдә бөтен әйбер дә бар: бассейн, башка төр спорт мәйданчыклары, ял итү урыннары. Балаларга төрле яклап үсәргә, сәләтләрен ачарга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Кызым балалар сәнгать мәктәбенә рәсем классына йөри, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә график дизайнны үзләштерә. Аязыбыз робот техникасы белән шөгыльләнә, спорт мәктәбенең бадминтон секциясендә шөгыльләнә. Берара икесе дә йөзү белән шөгыльләнделәр. Кая да булса илтәсе, барып аласы, түгәрәкләргә акча түлисе юк. Балалар иртән чыгып китәләр, кич кайталар. Көн уку, уен, шөгыльләр белән үтеп китә. Авылда һәркем бер-берсен белә. Иминлек, балалар өчен күңел тынычлыгы зур роль уйный. Минем өчен яшәгән җирем – оҗмахның үзе! – ди Айзилә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 май саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев