Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Җимеш биргән баллы көздә без

Резида һәм Рим Хәбибуллиннар: “Һәр чорның үзенә хас матурлыгы бар”, – дип яши.

Һәр гаиләнең үз традицияләре була. Дүрт балага гомер бүләк иткән, өч оныкның кадерле әби-бабасы булып яшәүче Хәбибуллиннарның да үзләренә генә хас гадәтләре бар.

Хезмәт кешеләре

Рим абый да, Резида апа да кечкенәдән хезмәттә чыныгып үскәннәр. Икесе дә ишле гаиләдә туган, әти-әниләренең кул арасына кереп, кечкенәдән үк эшкә өйрәнгәннәр. 

– Мин биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Әтием гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйды. Атказанган агроном кызы мин! Әнием Фәймә хисапчы булып эшләде. Хезмәт белән генә кеше бәхетле була ала, дип әйтә иде әти. Дөрес сүзләр. Укуга, тәгәл фәннәргә хирыслыгым мине финанс институтына китерде, – дип яшьлек елларын барлады Резида апа.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кыз бер генә имтихан тапшырып Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Ул чорда әлеге уку йортында Мөслимнән бик сирәк бала укый иде. Укуны тәмамлагач, Резиданы юллама белән Уфа нефть заводына өч елга эшкә җибәрәләр. Бик затлы саналган оешмада кыз тиз арада үз кешегә әйләнә.

– Яшь белгечләргә фатир да бирергә тиешләр иде. Тик әти нык торды: “23 яшеңне тутырдың бит инде! Җитте тулай торакта яшәргә! Кайт!” – диде. Эштәгеләр мине калырга ничек кенә үгетләмәде. “Тиздән бүлек җитәкчесе дә булырсың, кайтма, кал!” – дип ялындылар. Тик әти-әни сүзен җиргә салып таптый алмадым. Әти кайтырга дигән икән, димәк, кайтырга кирәк! Шулай итеп, Мөслимгә юл тоттым. Башта авыр булды. Шәһәр мохитенә өйрәнгән идем бит инде. Соңрак туган җиремә кайтканыма сөенеп туя алмадым, – ди Резида апа.

Резида апа, Мөслимгә кайткач, хезмәт юлын салым инспекциясендә дәвам итә. Биредә ул җиде ел хезмәт куя.

– Кешене Аллаһы Тәгалә йөртә диюләре хак. Салым инспекциясендә эшләгәндә, күршебез Илдус абый Сәетов килде (ул “Ак барс” банкын җитәкли иде): “Резеда, безгә эшкә кил син! Син бит шуңа укыгансың”, – дип, баш бухгалтер итеп эшкә чакырды. Ул вакытта салым инспекциясендә 39 кеше эшли иде. Әти-әни дә: “Тәвәккәлләмәсәң булмый ул! Үзең хәл ит, кызым”, – диделәр. Мин банкка киткәч, салым инспециясендә кыскартулар булган һәм эштә нибары җиде кеше калган. Миннән бөтенесе: “Кыскарту буласын кайдан белдең?” – дип кызыксынды. Мин шул вакытта эш урынын Аллаһ кушуы буенча алыштырганмын булып чыга, – ди Резеда апа.

Бүген ул банкта корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджер вазыйфаларын башкара.

Фото – Хәбибуллиннарның гаилә архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 31 октябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев