Нурлы йорт хуҗалары
Иске Вәрәш авылында яшәүче Галия һәм Гыйбадулла Нуриевларның йорты да шундый нурлы йортларның берсе
Бәхет, Мәхәббәт һәм ярату яшәгән йорт әллә каян үзенә дәшеп тора. Чөнки, бу йортта яшәүче бәхетле парларның бер-берсенә булган ярату, ихтирам һәм хөрмәт хисләре йортларын шулай яктырта торгандыр. Иске Вәрәш авылында яшәүче Галия һәм Гыйбадулла Нуриевларның йорты да шундый нурлы йортларның берсе.
Галия апа үзе ерак Мамадыш районы кызы. Кулында сатучы һөнәре турындагы дипломы булган кызыны нәкъ менә Мөслим ягына эшкә юллыйлар. Ә район кулланучылар җәмгыятендә аны Иске Вәрәш авылына сатучы итеп җибәрәләр.
Чаялыгын, тапкыр сүзлелеген бүген дә югалтмаган Гыйбадулла абый. Булачак тормыш иптәше итеп Галиясен сайлавына гомере буе сөенеп яши ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев