Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Мөслим нечкәбиле

Регина Гобәйдуллина “Нечкәбил” бәйгесендә җиңү яулады

“Нечкәбил” республика бәйгесенең финалы узды. Әлеге этапта сигез районнан 10 гаилә катнашты. Анда районыбызның күпбалалы үрнәк гаиләләренең берсе – Регина һәм Айрат Гобәйдуллиннар Мөслим данын яклады. Нәтиҗәдә Регина “Иң Нечкәбил” титулын алды һәм “Җаваплы Нечкәбил” номинациясендә бүләкләнде.

Беренче зур җиңү

Мондый бәйгедә Регина беренче мәртәбә катнашкан. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, Гобәйдуллиннар гаиләсе һәр сынауны уңышлы үткән.

– Коллектив белән Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үткәндә экспромт рәвештә кабул ителгән фикер бу. Бәйрәм белән тәбрик итәргә килгән кунаклар арасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да бар иде. Ул миңа: “Нечкәбил”дә катнашу өчен син – иң шәп вариант!” – дип, конкурста катнашырга тәкъдим итте. Башта башкарып чыга алырбыз микән дип икеләндем, – ди Регина.

Тик борчылулар юкка була. Гобәйдулиннар, зона турын да, ярымфиналны да үтеп, финалда җиңүгә ирешә.

– Яшермим, масштаблы конкурс булгач, мин зона турын да үтәрбез, дип уйламаган идем. Финалда җиңүгә ирешү көтелмәгән сюрприз булды. Җиңүгә  уртак тырышлык белән килдек. Теләктәшлек төркеме, җанатарларыбыз бик көчле иде. Хезмәттәшләребез барысы да безнең белән ахыргача җиңүгә омтылды. Казанны шаулатып, җиңү белән әйләнеп кайттык. Регинам минем өчен һәрвакыт идеаль кеше булды. Тормыш иптәшем татар хатын-кызларына хас матур сыйфатларның барысын да ничек үзенә туплады микән, дип уйлыйм кайчак. Минем нечкәбилем республика бәйгесендә дә сынатмады! – ди Айрат Гобәйдуллин, хәләле белән горурланып.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 5 декабрь саныннан укыгыз.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев