Матур гаилә – авыл күрке
Олы Чакмак авылында гомер итүче Сиринә һәм Илкам Хановлар, бергә гомер кичерүләренә 42 ел узса да, һаман да егет һәм кыз кебек.
Ярату күпме яши? Бу сорауга әлегәчә җавап табылмаса да, Сиринә һәм Илкам Хановлар: “Мәхәббәткә еллар киртә түгел, ике арадагы саф хисләрне еллар тузаны баса алмый”, – дигән фикердә.
“Сиринә белән Илкам – тырыш, уңган кешеләр, барысына үз хезмәтләре, үз көчләре белән ирештеләр. Авыл җирендә дә бөтен уңайлыкларны булдырып, матур итеп, үрнәк булып яши алар. Хановлар һәр чарада актив булулары белән дә аерылып тора. Хуҗабикә – җирлектә үткәрелгән һәр чараның йөзек кашы, җырга да, биюгә дә оста. Юкка гына спектакльләрдә төп рольләрне башкармый ул! Табигатьтән бирелгән артистлык сәләте, рольгә керә белү сыйфатлары аның һәр образын үтемле итә. Сәхнә герое булырлык та шул! 41 ел балалар белән эшләү дәверендә артист та булырсың, табиб та, психолог та!” – ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин.
“Көзге бал” кавыштырды
Егет белән кыз бер-берсен күреп белсәләр дә, берсе дә якыннан килеп танышырга базмый. Шуганка кызы Сиринә 4 сыйныфка Рус Шуган мәктәбенә килә, Олы Чакмак авылы егете Илкам да шул ук мәктәптә белем ала.
– Илкам – иптәш кызымның абыйсы иде. Дустыма кунакка килгәндә, абыйсы белән берничә тапкыр күзләребез очрашты. Яшь, чибәр, тыныч холыклы егеткә бер күрүдә гашыйк булсам да, хисләремне белдермәдем. Гашыйк булырлык та иде шул! Минем холыкның капма-каршысы анда! Мин кабынып китеп, ут булсам, Илкам һәрнәрсәгә карата сабыр. Укытучы гаиләсеннән булган егетнең “Көзге бал”дан соң мине озата кайтуы уртак язмышның тәүге көне булды. Әтисенең машинасы белән авылыма озатып куйды. Ул вакытта машина йөртү таныклыгы да юк иде үзенең. Яшьлек – юләр чак, курыкмаганбыз инде! – дип искә ала Сиринә апа.
Укуны тәмамлагач, Илкам Бөгелмә педагогия көллиятендә техник-механик, производство мастеры һөнәрен үзләштерә. Сирена шул ук шәһәрдә педагогия училищесында белем ала.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 7 март саныннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев