Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Мәктәптән бирле бергә

Нәҗибә белән Әссәр Җәлиловлар мәктәптән бирле бергә.

– Әссәр белән авылдашлар без. Түбән очтан югары очка килен булып төштем. Киләсе елга бергә гомер итүебезгә 40 ел була, – дип искә ала Нәҗибә апа.
– Авылда тормыш мал-туар асрауга да нигезләнгән. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак табыннарыбыз һәрвакыт икмәкле, ит-сөтле булды. 

Нәҗибә апа 32 ел туган авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

– Мин мәктәптә эшләдем, Әссәр Киров исемендәге колхозда алдынгы шофер булды. Кояш белән бергә йокыдан торып, эшкә тотына идек. Бөтен эшне кул белән башкарсак та, авыр дип зарланмадык. Кайнанам бик усал, ләкин гадел кеше иде. Кайнанамны һәм әниемне тәрбияләп, шушы йорттан соңгы юлга озаттык. 

Әссәр абый җирлектә ветераннар советын җитәкли. Гозер белән килгән бер кешене дә кире бормый. Бу гаиләне “авылның тоткасы” дип йөртәләр Вәрәшбашта.

– Йоклап ятсаң, тормыш бармый. Без Нәҗибә белән иртүк эшкә тотынабыз. Элек җәй айлары печән чабып, утын әзерләп үтә иде. Гектарлап чөгендерен дә эшләдек. Өйгә кайткач та сузылып ятып булмый: су ташырга, мичкә ягарга, ипи салырга, бала-чаганы карарга кирәк. Балалар һәрвакыт ярдәмчеләребез булды. Бүген оныклар ярдәмен дә тоябыз, – ди Әссәр абый.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев