Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Иң күп укучы гаилә

ТР Милли китапханәсе “Код доступа” исемле китапханәчеләр форумы үткәрде

Анда республикабызның иң күп укучы гаиләләре дә бүләкләнде.

Мөслим районыннан Чулпан һәм Рамил Морзахановлар гаиләсендә дүрт бала үсә. Гаиләдә барысы да китаплар укырга ярата.

– Рамил күбрәк медицинага кагылышлы китаплар укый, мин матур әдәбият яратам. Олы кызыбыз Әминәнең беренче укыган китабы фантастик әсәр булды, шуннан кызыксынып укый башлады. Мәдинә дә күп укый, ул төрле фәннәр буенча бәйгеләрдә күп катнаша. Зәмирә апаларыннан күреп укый. 4 яшьлек улыбыз Раянга да китаплар алабыз, ул да китаплар белән кызыксына, – ди Чулпан.

Әйе, әти белән әни укырга яратса, балалар да китаплар белән кызыксына, укый башлый. Чулпан һәм Рамил Морзахановлар, иң күп укучы гаилә буларак, Милли китапханәнең Рәхмәт хатына лаек булды һәм бүләкләр дә алды.

Фото – А.Мадъярованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев