Гел бергә, гомергә!
Фирдания апа белән Валерий Минкин – бер-берсе өчен туган парлар
Гаилә җылысы – чәчәкләргә дә күчкән
Гаиләдәге җылылык, саф мәхәббәт, тирән хөрмәт, йорт киңлекләренә генә сыймыйча, ишегалдындагы чәчәк-гөлләргә дә күчкәндер төсле. Күңелләре, эшләгән эшләре белән генә түгел, уйлаган уйлары белән дә матур әлеге гаилә.
48 ел – бергә гомер итүнең гомерле юлы
– Кулны-кулга тотышып гомер итүебезгә дә Яңа ел төнендә 48 ел була. Күкләрдә укылган никах булган, күрәсең, ярты гасырга якын яшәү дәверендә бер-беребезне кадерләп, саклап кына тормыш итәбез. Фирданиямның җыр-биюгә осталыгы әти-әнисеннән киләдер. Мизхәт бабай һәр яңалыктан хәбәрдар булган сәясәтче, балта остасы булуы өстенә бик матур итеп җырлый, ә Маһинур әби өздереп бии иде. Минем әнкәй Фирданияне үз кызы кебек кабул итте. Өйләнешеп бераз яшәгәч: “Безнең кебек авылда интекмәгез. Без җәфаланган да җиткән. Эшче куллар кирәк булса да, сезне монда калдырасым килми,” – дип, шәһәргә озатты. Калада үз куышыбызны булдырдык, торак алу өчен башта коммуналь хуҗалыкта сантехник, аннары “Татэнергоремонт” оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшләдем, – дип сөйләде Валерий Минкин.
Чаллыдан туган авылга – яңа тормыш белән
Минкиннар Салауз-Мухан авылына 2017 елда Яр Чаллы шәһәреннән күченеп кайталар. Фирдания апаның әти-әнисенең төп нигезенә янкорма төзеп, ремонт эшләре башкарып, ихатаны үзләре теләгәнчә төзекләндерәләр.
Ишегалды – әкият дөньясы
Капканы ачып керү белән үзеңне әкият дөньясына аяк баскандай хис итәсең. Ишегалдына ямь һәм хуш ис биреп утырган аллы-гөлле чәчәкләр – канна, бадан, хризантема, кыңгырау чәчәк, лилия, лилейник, флоксалар, кашкарыйлар, чалмабашлар янында купшыланып кошлар сайрый. Чыпчыклар һәм башка кошлар өчен махсус савытка су тутырып коелган. Җәйге эссе көннәрдә канатлы дуслар рәхәтләнеп су коена, аларның куанышып чырык-чырык килүләрен Фирдания апа яратып тамаша кылырга ярата. Ихатадагы чәчәкләр дөньясы үрмә гөлдән формалашкан тыгыз чаршау белән капланган. Үрмә гөл-япма җәйге ял өен дә бизәп тора.
Уңган куллар – хуҗалыкның нигезе
Ихатадагы һәрнәрсәгә уңган хуҗаның кулы тигән. Валерий абый оста эретеп ябыштыручы да, агач эшенә дә кулы ятып тора. Хуҗалыктагы эшләргә яраклаштырып, үз кулы белән җыелган “Муравей” мотороллерының алдына да, артына да икешәр тәгәрмәч куйган.
– Валерийның әлеге техникасы машина ролен үти. Ул аның белән суын да ташый, чүбен дә түгә. Бәрәңге алганда да төп ярдәмчебез! Бер капчык бәрәңге дә күтәреп ташыганыбыз юк. Лаеклы ялда булгач, бакча карарга, ихатада эшләргә вакыт күп хәзер.
Танышудан гашыйк булуга бер адым
Бергә гомер ителгән һәр минут кадерле, бүгенге тормышыма бик рәхмәтлемен мин! Танышкан көнебез бүген дә хәтердә. Апам Бикмәч авылына кияүгә чыккач, кунакка килдем. Кич авыл клубында Валерий белән таныштык. Икебезнең дә очрашып йөргән ярларыбыз булса да, бер күрүдән үк бер-беребезгә гашыйк булдык, шуннан аерылышмадык та. Кайнатам Мөхәмәтгәрәй Бикмәчнең иң оста балта остасы булган, затлы гаиләгә килен булып төштем. Валерий күңел кылларын тибрәтеп гармунда, баянда уйный иде. Шул моңлы көйләре белән үзенә каратты да инде! – ди, яшьлек елларын искә алып, Фирдания апа.
Мәдәният учагы – Фирдания апа
Фирдания апа авылда үткәрелгән һәр мәдәни чараның йөзек кашы булып тора. Матур итеп җырлавы, яшьләр кебек җилкенеп биюе белән күпләрне әсир итә ул. Авыл халкы аларны парлап, дуэт чыгышлар белән сәхнәдә күрергә өметләнә.
Олылар үрнәге – балаларда, оныкларда шатлык
– Минкиннарның кызлары Гөлназ да әти-әнисе үрнәгендә нәрсәгә генә тотынса да, башкарып чыга. Оста тегүче диләр аны. Оныклары Виктория белән Марсель – Фирдания апа белән Валерий абыйның иң зур юанычлары. Бу гаилә ишеген ачып кергән һәр кеше – йортта кадерле кунак.
Соклану һәм горурлык уята торган гаилә
Биредә борчулар онытылып, үзеңне яңа тугандай хис итәсең. Йортларын, ихаталарын бизәгән гөлләрдән көч һәм энергия алып яшәүче ирле-хатынлы авылдашларым белән горурланып та, аларга карата сокланып та яшим, – ди Салауз-Мухан мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев