Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Гаилә

Гаилә учаклары сүнмәсен!

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде.

Халыкара гаилә көне гаилә мөнәсәбәтләренең рухи кыйммәтләрен саклау-га игътибар юнәлтә. Рухи һәм әхлакый кыйммәтләр, ата-бабаларның тәҗрибәсе һәм буыннан-буынга тапшырылып килгән йола-гадәтләрне саклау гаиләдән башлана.

“Мизгел” яшьләр үзәгендә узган “Гаилә – җылы учак” дип исемләнгән чара нәкъ менә шушы максатка нигезләнгән иде. Районыбызда, сикәлтәле тормыш юлын узып та, бер-берсенә булган мәхәббәт һәм хөрмәтне югалтмаган матур гаиләләр бик күп. “Гаилә – җылы учак” дип исемләнгән чарага шундый гаиләләрнең берничәсе чакырылган иде.

Рәйсә һәм Васыйл Фәхразыевлар

Мөслим авылында яшәүче Рәйсә һәм Васыйл Фәхразыевлар 19 июнь көнне алтын туйларын билгеләп үтәчәк. Васил абый 15 ел буе Әмәкәй авылында тракторчы, мастер-наладчик булып эшли. Хезмәт юлын Себердә, нефть чыгару компаниясендә дәвам итә. Туган ягына кайткач, лаеклы ялга чыкканчы Мөслим икмәк кабул итү предприятиесендә өлкән механик булып эшли. Рәйсә апа исә хезмәт юлын тәрбияче булып башлап, балалар бакчасы мөдиренә кадәр юл үтә. Фәхразиевлар гаиләсе өч егеткә гомер бүләк иткән. Балалары да үзләре кебек үк туган җирләрендә, Мөслимдә хезмәт куялар. Тормыш салкыннарына бирешмәгән, бер-берсенә булган ярату хисләрен саклаган Рәйсә һәм Васыйл Фәхразиевлар бүген улларына, киленнәренә оныклар тәрбияләргә ярдәм итәләр, аларның уңышларына сөенеп яшиләр.

Рәйсә һәм Васил Фәхразыевларны балалары һәм оныклары тәбрикләде.

– Ярты гасыр гомер үтеп, күпме авырлыклар кичереп тә, күңелегез үзгәрмәгән. Без һәрвакыт әти-әниебез янына сагынып киләбез, төп йортыбызда безне пар канатлы әти-әниебезнең елмаеп каршы алуына сөенеп, алар белән горурланып гомер итәбез. Сез бүген дә безне кайгыртып, безнең өчен борчылып яшисез. Безгә кылган игелекләрегез, ярдәмегез өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Әле тагын бик күп еллар шулай: бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, безнең ихтирамыбызны тоеп яшәргә насыйп булсын! – диделәр алар.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 23 май саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев