Гаилә – таяну ноктасы
Волонтер гаилә
Рушад Рөстәмов һәм Людмила Игошевалар гаиләсенә 2011 елда нигез салына. Мәлләтамак авылы егете Рушад Яңа Усы авылының иң җитез, уңган кызы Людмиланы үзенә яр итә. 2012 елда алар Яр Чаллы каласыннан Рушадның туган авылы Мәлләтамакка кайтып урнашалар. Бүгенге көндә кызлары Самира белән Сафина үсеп килә. Гаилә Рушадның туган нигезендә йорт җиткерергә әзерләнә. Барлык яктан да актив булган ир белән хатын волонтерлык эшенә 2023нче елның февралендә ныклап торып алына.
– Бик күп кешеләрне үзләренә җәлеп итәрдәй көч тапкан гаилә волонтерлык эшен ихлас йөрәктән башкара. Әлеге эшкә алар өлкәннәрне генә түгел, яшь буынны да җәлеп итәргә өлгерә. Рушад белән Людмила, МХО барган җирләрдә булып, андагы солдатлар – райондашларыбыз белән күрешеп торалар. Гаилә башлыгы – егетләргә ярдәм илтеп тапшыруда актив катнашучыларның берсе. Алар волонтерларлар белән аралашып, һәрвакыт элемтәдә торалар, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев