Бүген Мөслим гимназиясендә «Иртәнге аш» исеме астында истәлекле очрашу үтте
Гимназия директоры урынбасары Айрат Шәрифуллин белән 2 Б сыйныфы укучылары күңелле итеп сыйныф сәгате уздырды
Гаилә елы уңаеннан оештырылган чараны сыйныф җитәкчесе Ләйсән Фәхертдинова үткәрде. Бәйрәм төсен алган чарада әниләр дә, балалар да актив катнашты. Җыр, бию, шигъри мизгелләр, скетчлар белән үрелеп барган чара чәй табыны артында дәвам итте.
"Гаилә - ул үзенең бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкәтьләре, шатлык-көенечләре белән хатын-кызлардан да, ир-атлардан да тирән акыл, сабырлык таләп итә. Шушы сынауларны горур үткәннәр генә үзләрен бәхетле итеп тоядыр", - диде Ләйсән Әхмәтгаяновна.
Чарада сыйныфның тулы составта булуы да зур соклану уята. Әти-әни, укытучы һәм бала дигән төшенчәләрнең тыгыз бәйләнеше уку процессына да зур йогынты ясавы бәхәссез. Бу хакта да әти-әниләр белеп торырга тиеш.
-Гаилә —ул җылы учак, ул никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була, - диде чарада катнашкан, шушы сыйныфта кызы Алия белем алучы район Советының аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов.
Чара Гаилә елы кысаларында уза. Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев