Безнең урын – туган җирдә!
Яшь укытучылар Алинә һәм Булат Солтановлар: “Шәһәрдә үзләре яшәсен, безнең урын – туган җиребездә!” – ди. Туган якта үзеңне табу күпкә җиңелрәк. Монда сине таныйлар, беләләр һәм, һичшиксез, ярдәм итәләр.
Алинә белән Булат – яшь укытучылар. Алинә биология фәнен укыта, гаилә башлыгы – хореограф.
– 7 яшьтә әти-әни сәнгать мәктәбенә бию бүлегенә укырга кертте. Лилия Хәбибуллина җитәкчелегендәге “Энҗе бөртекләре” бию ансамблендә 9 ел шөгыльләндем, – дип искә ала Булат Солтанов.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә хореография серләрен үзләштерүне дәвам итә. Көллияттә укыганда “Кама таңнары” бию ансамбленә йөри. Бию коллективы берничә тапкыр Казахстанда, Санкт-Петербургта узган сабантуйларда, хәтта Парижда да чыгыш ясый. Көллиятне тәмамлаганнан соң, Булат укуын Казан физик тәрбия һәм спорт институтында дәвам итә.
– Уку дәверендә гастрольләр белән күп шәһәрләрдә, төрле илләрдә булырга туры килде. Кая гына барсам да, Мөслимемне сагына идем. Туган ягымда хезмәт куячагымны төгәл белдем, – ди Булат.
2018 елда ул сәнгать мәктәбендә эшли башлый. “Очкыннар” бию түгәрәгенә 32 бала туплый, тик төрле сәбәпләр аркасында түгәрәк эшен дәвам итә алмый. Бүген ул хезмәттәше Ольга Нуруллина белән “Асса” һәм “Тукай бизәкләре” бию төркемнәрен җитәкли, шул ук вакытта “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле һәм “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле солисты да.
“Асса” һәм “Тукай бизәкләре” бию төркемнәренә 9-14 яшьлек балалар тупланган. 54 бала белән эшләү җиңел түгелдер.
– Укуны тәмамлап кайтканда: “Балалар мине ничек кабул итәр? Үзем белгәннәрне аларга җиткерә алырмынмы?” – дип борчылдым. Бүген тормышымны укучыларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм, – ди Булат.
Булат фикеренчә, хореограф һөнәрендә иң җаваплы эш – биюнең “структурасын” төзү: көй табу, хәрәкәтләр уйлау, аларны бер-берсе белән дөрес бәйләү.
– Балаларның янып торган күзләрен, бию белән кызыксынуларын күрү яңа үрләр яуларга этәрә, – ди егет.
Булатның тормыш иптәше Алинә дә балалар ярата.
Вәрәшбаш төп мәктәбен, аннан Мөслим лицеен тәмамлаган Алинә Солтанова укытучылары Гөлсинә Хәбибуллинага, Рәмилә Кашаповага, Ания Митрофановага рәхмәтле.
– Биология укытучыларының “тәмләп” дәрес аңлатуы, төрле уку әсбапларын куллануы мине шушы фәнгә гашыйк итте. Генетика, анатомия, ботаника бүлекләрен аеруча яратам. Кечкенәдә үк укытучы булачагымны белдем, – ди ул.
Югары белемне Алинә Алабугада ала һәм Мөслим лицеена эшкә кайта. Фән укытучысы булудан тыш ул 6в сыйныфының класс җитәкчесе дә.
– Таныш коллектив булгач, җиңел ияләштем. Мәктәптә һәр укытучы ярдәм итәргә ашкынып тора. Фән буенча сораулар белән Рәмилә апага мөрәҗәгать итәм, ул – киңәшчем, – ди Алинә.
Бүгенге заманда укытучыларның иң зур проблемасы – вакыт җитмәүдер, мөгаен. Сыйныф документларын эшләргә, дәресләргә әзерләнергә, дәфтәр тикшерергә, журнал тутырырга кирәк.
– Балалар белән бер дулкында булу эшләргә темп бирә. Дәресләрне яңача, заманча үткәрәсе, темаларны өйрәнгәндә фильмнар, мультфильмнар, төрле җиһазлар кулланып укучыларны фәнгә ныграк җәлеп итәсе килә. Тик барысын да әзерләү өчен вакыт кына җитми, – ди яшь укытучы.
“Белемне көн саен арттырырга кирәк,” – ди яшь белгечләр. Чынлап та, балалар белән эшләү – зур җаваплылык. Заман белән бергә балалар да үзгәрә. Укучылар белән бер дулкында булырга кирәк!
Фото – Солтановларның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев