Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Безне бер-беребез өчен яраткан

Эльвира һәм Ирек Заһидуллиннар бик яшьли гаилә корып, өч балага гомер бүләк иткән

Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәне парлы итеп яраткан. Без адәм балаларына да парлы булырга, тиң ярыбызны табып, матур гаилә корып яшәргә насыйп иткән. Янәшәбездә бер күрүдән бер-берсенә гашыйк булып гаилә корган, дистә еллар үткәч тә мәхәббәтләренә кер тидерми саклап яшәүче парлар бар. Катмыш авылында гомер итүче Эльвира һәм Ирек Заһидуллиннар – менә шундый мәхәббәтле гаиләләрнең берсе.

Очраштык та яшьлек язында...

Гаилә башлыгы Ирек Заһидуллин – Катмыш егете. Мөслим кызларының күбесе төпле акыллы, чибәр, тыйнак Иреккә яшерен генә гашыйк булып йөргәннәрдер. Егетнең генә берсенә дә күзе төшми. Нәкъ менә шундый көннәрнең берсендә ул район үзәгендә терекөмеш кебек җитез, елмаеп кына торучы Эльвираны очрата һәм гашыйк булуын сизми дә кала.

– Бер күрүдән гашыйк булдым дигән сүзләргә ышанмый идем. Үзем шулай гашыйк булырмын дип хәтта күз алдыма да китерми идем. Эльвираның тарту көче шулкадәр көчле булдымы, беренче күргән көннән бирле гашыйк мин аңа. Гашыйк булуын булдым да, әле бит аның белән очрашып сөйләшергә кирәк! Шулай да, җаен табып, Эльвира белән очраштым. Шул очрашудан соң без аерылмадык та инде, – дип искә ала Ирек.

Эльвира исә – Зәй кызы. Тик Мөслимдә дә чит-ят кеше түгел ул, әнисе Фәйрүзә – Мөслимнеке. Фельдшер белгечлеге алгач, Фәйрүзәне Зәй районына эшкә юллыйлар. Шунда ул үзенең булачак тормыш иптәше Фәдүт белән очраша. Эльвира Зәйдә дөньяга килсә дә, Мөслимдә яшәүче әби-бабасы янына кунакка килергә ярата. Аның каникуллары гел Мөслимдә уза. Мөслимдә үсә дисәк тә, ялгыш булмас. Җәйге ялларның берсендә Ирек белән очраша да инде алар!

– Ирек белән очраша башлаганда, 15 яшем тулып киткән генә иде әле. Миңа Ирекнең туры сүзле булуы, үз сүзендә тора белүе ошады. Ул минем өчен әти дә, абый да, дус та булды ул чорда. Бәлки, шуңа да мәктәпне тәмамлау белән тормышка чыкканмындыр. Без аның белән 1 ел да 6 ай очрашып йөрдек. Шул вакытта да мин аның бер генә тапкыр да мине алдаганын, авырлык китергәнен, мине авыр хәлдә калдырганын белмим. “Әйдә, өйләнешәбез!” дип тәкъдим ясагач, мин бик теләп ризалаштым, – ди Эльвира ханым.

Ирек сөйгәненә бик гади, ләкин кире какмаслык итеп тәкъдим ясый.

– Тәкъдим ясар алдыннан борчылдым, чөнки Эльвира бик яшь иде. Төп йортка килен булып төшәсе бит. Өйдә әти-әнием, әбиебез бар. Шуңа риза булыр микән, дип борчылдым. Эльвира каршына килдем дә: “Эльвирам, бер-беребезне байтак сынадык. Әйдә, өйләнешәбез! Син ризамы?” – дидем. Эльвирам шул минутта ук: “Риза!” – дип җавап бирде. Ул мизгелдә ничек шатланганымны үзем генә беләм! Шулай итеп, 1998нче елның 6 ноябрендә кызыл туебызны гөрләттек. Эльвираны ап-ак карлы кышта алып кайттым мин йортыбызга, – ди гаилә башлыгы.

Шулай итеп, шәһәрдә дөньяга килсә дә, Мөслимдә үскән, аны үз иткән Эльвира Катмыш авылына килен булып төшә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 14 ноябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев