Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бер өйдә – ике буын

Күркәм һәм итагатьле гаиләләр – авыл күрке. Шуганка авылында яшәүче Чулпан һәм Динар Солтановлар – шундыйларның берсе. Бер түбә астында алар белән кызлары гаиләсе дә гомер кичерә.

–  Бу нигезгә 1998 елда килен булып төштем. Тормыш иптәшем Динар авылның иң дәрәҗәле егетләренең берсе иде. Сөйкемле, тәмле телле, җитмәсә! Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр, хәләлемнең кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Әтисе кебек балта остасы. Чәч тә кисә,  тегә, техниканың телен аңлый. Гармунда гына уйный белми, – ди Чулпан.

Динар – Октябрь авылы егете. Армия хезмәтеннән соң Мөслимгә эшкә килгән егет 11 сыйныфта белем алучы Чулпанга  гашыйк була. Динарның абыйлары Чулпаннарга күрше булып яши. Яшьләр шулай таныша.

– Бер күрүдә гашыйк булу чынлап та бар икән. Безнең белән нәкъ шулай булды. 1997 елда өйләнешеп, Шуганка авылында яши башладык, ике кызыбыз туды. Хәзерге вакытта олы кызыбыз Эльвина, киявебез Венер, оныгыбыз Нурсолтан белән бер йортта гомер кичерәбез, – ди Динар.

Динар гомер буе механизатор булып эшләгән, хуҗабикә дә үзе сайлаган һөнәргә тугры калган. Мәктәптән соң ул Бөгелмә кооператив техникумын тәмамлап сәүдә эшенә керә. Сатучы кызны авыл халкы бик яратып кабул итә.

– Венер белән Эльвина да әти-әниләре үрнәгендә тату гаилә корды. Бер түбә астында көйле матур тормыш алып барган зур гаиләгә сокланмый  мөмкин түгел. Булсын дип яшиләр, батырып эшлиләр, ялкауланмыйча тормыш көтәләр. Быел Динар абыйларның тормыш коруына – 26, кызларыныкына дүрт ел булды. Яшьләрнең күпчелеге аерым яшәүне хуп керә. Өлкәннәрдән башка, үзләренчә яшисе килә. Ә тормыш башлаганда өлкәннәрнең тәҗрибәсе, зирәк киңәшләре бик кирәк һәм урынлы, – ди Шуганка авылы китапханәчесе Гөлзирә Дәүләтшина.

Солтановлар ихата тутырып мал-туарын да, кош-кортын да тота. Җәйгә күпләп тавык, мулард үрдәкләр алалар. “Буш вакыт булган саен, табигатьнең матурлыгын күреп кайтырга чыгабыз”, – ди гаилә башлыгы.

– Җәйгелектә иренмичә эшләсәң, кыш дәвамында табының мул була, дип әйтергә ярата иде әткәй. Чулпан белән күпләп себерке әзерлибез, җиләк җыябыз, көзен гөмбә сезоны башлана. Быел сөенечле мәшәкатьләр  елы безнең өчен. Төпчегебез Азалия 1 сыйныфка укырга керәчәк. Аллаһ балаларның гомерләрен, сәламәтлекләрен бирсен. Бәхет минем өчен бик гади ул: яныңда ышанычлы ярың, балаларың, сине сагынып көтеп торучы якыннарың булу. Дөньяның вак-төяк күңелсезлекләрен өй җылысы сыпырып алгандай була, – ди Динар.

Авыл җирендә тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш-мәшәкать өелеп торганда да, Чулпан кул эшләре белән шөгыльләнергә вакыт таба. Күз явын алырлык бизәкләрне тастымал-сөлгеләргә төшерә.

Бер өйдә ике гаилә яшәү ничек микән ул? Бу сорауны кызлары Эльвинага бирәм.

– Төрле чаклар була, әлбәттә, савыт‑саба шалтырамый тормый. Тормыш бит ул. Тик минем беркайчан да үпкәләп, эндәшмичә йөргәнем юк. Мине  әти-әни сабыр булырга өйрәтте, рәхмәт аларга. Сабыр булмасаң, әниең яисә каенанаң белән генә түгел, ирең белән дә яши алмыйсың, – ди Эльвина.

Эльвинаның сүзләрен тормыш иптәше Венер да хуплый.  Солтановларга кияүләре уллары кебек.

– Ике тәкә башы бер казанга сыймый, диләр, бу сүзләр минем әби-бабайга кагылмый. Аш бүлмәсендә дә, башкасында да без һәрберебез бертигез хуҗа, мин моның бер начарлыгын да күрмим. Эштән әзергә кайтасың, бала каралган, өй җыештырылган. Ир-атка тагын нәрсә кирәк? Без кем хуҗа, дип беркайчан да баш ватмадык. Тик нәрсәдер эшләгәнче “Бу очракта әти белән әни нәрсә әйтер икән?!” дибез. Бу – минемчә, өлкәннәргә хөрмәт билгесе, – ди Венер.

Өлкәннәрнең зирәклегенә, яшьләрнең үзара киңәшләшеп яшәвенә тагын бер мәртәбә сокланырлык бит! Бәхетләре гомерлек булсын берүк.

 

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев