Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Балаларым, оныкларым – тормыш тоткаларым

Өч бала, җиде оныкның кадерле кешеләре булып яшәүче райондашларыбыз әнә шулай ди

Гади һәм эчкерсез булулары белән яраттыручы кешеләр бар. Мөслим авылында гомер итүче Флүрә һәм Әсхәт Шәяхмәтовлар гаиләсе дә шундыйлардан.

“Мөслим безне кавыштырды”

Флүрә апа - Актаныш районының Табанлы күл авылы кызы. Булачак тормыш иптәше белән ул район кулланучылар җәмгыятендә эшләгәндә таныша.

– Мин ул вакытта районның ДОСААФ оешмасында инструктор булып эшли идем. Кибетләргә азык-төлек чыгарырга дип, райпога бик еш курсантлар белән килә идек. Мөслим кызларын күреп беләбез бит инде. Чит районнан килгән кызга бер күрүдә гашыйк булдым. Тик гыйшкымны белдерергә ашыкмадым. Горурлыкны сакларга тырышам, янәсе. Миннән 13 яшькә кечерәк кызга күрү белән мәхәббәт аңлатып булмый бит инде. Елдан артык очрашып йөрдек, – дип искә ала яшьлек елларын Әсхәт абый.

Флүрәнең Актаныштан Мөслимгә эшкә кайтуының сәбәбе була. Ул чорда данлыклы “Урожай” колхозын җитәкләгән Мирһаҗиян Сәлахов Флүрәнең абыйсы була. Эштә беренче чирканчык алу, хезмәт юлын Мөслим районында башлап җибәрү җайлырак булыр дигән фикер белән туганы аны Мөслимгә чакырып кайтара. Симәк авыл җирлегендә Флүрә бухгалтер-ревизор булып эшли башлый. 

– Симәктән район кулланучылар җәмгыятенә эшкә кайттым. Биредә мин складта фактуровщица булып эшләдем. Язмыштыр, шушы вакытта Әсхәт белән таныштым. Ул мине сабыр, итәгатьле, эчкерсез булуы белән үзенә каратты, – ди Флүрә апа.

Төпчек бала

Әсхәт абый – Мөслим авылы егете. Биш балалы гаиләдә төпчек малай булгач, әти-әнисеннән наз да, ярату да күбрәк эләгә аңа. 8  сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшләп ала, кичке мәктәпне тәмамлый. Армия хезмәтен өч ел Германиядә элемтәче вазыйфасында үтә. Хәрби хезмәттән кайткач, Яр Чаллыда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 22 ел райкомда шофер булып эшләгән Әсхәт абый лаеклы ялга районның янгын хезмәтеннән чыга.

– Мин гомер буе рульдә булдым. Яшь чакта буровойда да эшләргә туры килде, биш ел геофизикада хезмәт куйдым. Кайда гына булсаң да, туган як үзенә тарта ул. Пенсиягә чыкканчы руль артында күпме чакрым юллар үтелде. Кайда йөрсәң дә, Мөслим кебек матур табигатьле җирлекне беркайда да очратканым булмады, – дип сөйләде Әсхәт абый.

Флүрә апаны, райпода бераз эшләгәч, янәдән Симәккә ревизор итеп чакырып алалар. Кыз риза була. Ни дисәң дә, ревизор – “культурный” кеше. Хезмәт хакы да райпо складында эшләгәнгә караганда ике мәртәбә күбрәк!

– Райпода 60 сум түләсәләр, ревизорның хезмәт хакы 120 сум иде! Тик озаклап эшләргә мөмкинлек булмады. Әсхәткә кияүгә чыккач, янәдән райпога кайттым. Әсхәт районда машина иярләүче бик сирәкләрнең берсе иде. Машиналы кеше алтын бәһасенә тиң иде. Руль артындагы егетләр ничектер “дастуин” күренә иде. Әсхәт мине ялларга туган авылга илтеп куйганда, авыл башында гына калдыра иде. Мин, янәсе, автобус белән кайтканмын. Әти-әни белмәсен дип, башта качып кына очрашып йөрдек, – ди Флүрә апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 17 октябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев