Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Зөлфия Шакирова яшь булып калу серен әйтте

«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова гел яшь һәм гүзәл булып калу сере белән уртаклаша

«Пластик операцияләргә – «юк» дим, мин стоматологка да барырга куркам. Гомерем буе 1 сәгать гимнастика ясыйм, битемә дә ясыйм. Үземне формада тотарга, бәлки, ул да ярдәм итәдер. Кибет «маска»ларын кулланганым юк, үзем ясыйм. Менә берсенең генә рецепты белән бүлешәм», – диде җырчы үзен һаман да 17 яшьлек кыз кебек хис итүен искәртеп.

1 аш кашыгы салкын сөткә әз генә желатин салырга һәм микроволновкада җылытып алырга, ул эреп бетә. Шунда С витамины салырга. Бу «маска»ны 1 ай буе көн дә, аннары атнага 1 ясарга. Ә ярты елдан соң тагын кабатларга кирәк.

Фото- Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев