Уңайлы һәм заманча булсын!
Хуҗабикәләр күп вакытын аш-су бүлмәсендә үткәрә. Галимнәр хатын-кызларның 18 ел гомерен аш-су бүлмәсендә үткәрүен исәпләп чыгарган. Гүзәл затлар көненә уртача 6 сәгать вакытын аш-су бүлмәсендә уздыра булып чыга!
Җиһазларны урнаштыру. Дизайнерлар аш-су бүлмәсендәге җиһазларны һәм электр җиһазларын түбәндәге тәртиптә урнаштырырга киңәш итә: иң элек суыткыч, аннан ризык әзер-ләү һәм эшкәртү өчен урын, газ плитәсе, сервировка өчен урын көйләргә кирәк. Яхшы кухня күпфункцияле булырга тиеш. Шуңа аш-су бүлмәсендәге һәр сантиметрны дөрес итеп файдалануга ирешергә кирәк.
Төсләр. Аш-су бүлмәсе өчен кер күтәрә торган төсләр әйбәт булачак. Җиһазларның төсе дөрес сайланганда, тузан һәм таплар артык сизелмәс. Шуңа аш-су бүлмәсе өчен төп төс итеп ак төсне сайларга киңәш ителә, чөнки анда пычрак күренми. Ак төс бүлмәне дә зуррак, иркенрәк итеп күрсәтә. Кухня гарнитуры өчен төп төс итеп соры һәм кара төсләрне сайлаган очракта, тузан яки таплар 2 метрдан ук күзгә ташланачак. Димәк, гарнитурны ашарга пешергән саен юарга, чистартырга туры киләчәк.
Аш-су бүлмәсендәге гарнитурда ике төс белән уйнау яхшырак булачак.
Ялтырап торучы материалдан эшләнгән аш-су гарнитуры бүген зәвыксыз санала. Ялтырамаган өслекне чистарту да җайлырак, таплар да сизелми. Бер төстә эшләнгән агач гарнитур да матур күренә. Буялган МДФтан эшләнгән гарнитур ачык төсләрдә булса матур. Кечкенә аш-су бүлмәсен зуррак итеп күрсәтү өчен якты төсләрдәге җиһазлар кирәк. Өске шкафларның биеклеге – 72 яки 92 сантиметр, тирәнлеге – 30, аскы шкафлар белән аларның арасы кимендә 50 сантиметр булу шарт.
Җиһазларның материалы. Җиһазларны һәркем үз стиленә, теләгенә һәм финанс мөмкинлекләренә карап сайлый. Аш-су бүлмәсенә гарнитур ясаганда кулланылучы иң кыйммәтле материал – керамика. “Софтач” һәм “феникс” дип аталучы пластик материаллар да яхшы санала. Алар матур, зәвыклы күренә һәм таплар да күренми. Ялтырап торучы акрил өслекле материаллар уртача бәядә йөри. Дөрес, акрил гарнитурның мәшәкате күбрәк: гел чистартып торырга кирәк. Пленка белән капланган МДФ иң очсызы санала, әмма аны чистарту читен. Шуның өстенә ул кубып интектерәчәк. Хәзер гарнитурларны күбрәк МДФтан, корпусын ДСПдан ясыйлар.
Өстәл өслеген уңайлылыгына карап сайлау хәерле. Өслекнең бербөтен булганын алырга тырышыгыз. Ул аерым өлешләрдән торса, арадагы ярыкларга су агып, чүп кереп, аларны еш чистартырга туры киләчәк.
Иң очсыз өстәл пластик материалдан ясала. Кайнар савыт-саба куйганда, мондый өслекнең төсе үзгәрергә мөмкин. Агач өслек табигый материалдан эшләнгәнгә кыйммәт. Шулай да мондый өстәл озак хезмәт итмәячәк. Акрил өстәл матурлык өчен генә ярый. Аны ясаганда сумала күп кулланыла, ул бик тиз кыршыла. Акрил өстәлнең бердәнбер уңай ягы – аннан төрле формадагы өстәл тактасы ясарга була. Мәрмәрдән һәм граниттан эшләнгән өстәлләр дә бар. Мәрмәр майны һәм тапларны сеңдерә. Гранит, киресенчә: тапларны күрсәтми һәм май да сеңдерми.
Плитә сайлыйбыз. Күпчелек өчен ризыкның тиз пешүе кирәк. Андыйлар, гадәттә, индукцияле плитәгә өстенлек бирә. Әмма индукцияле плитә өчен махсус савыт-саба алырга кирәк булачак. Электр белән эшләүче плитәне, өслеге шома булганлыктан, чистартырга уңайлы. Газ плитәсенең чыгып торган конфоркаларын юу күпкә мәшәкатьлерәк. Өстәвенә газ плитәсе кислородны яндыра, шуңа, ашарга пешергәндә, аш-су бүлмәсендә һава бетә.
Аш-су бүлмәсен яңартырга уйласагыз, иң мөһиме – уңайлы итеп эшләргә тырышыгыз. Уңайлы булганда, вакыт та азрак сарыф ителә, артык арытмый да.
Фото – ясалма фәҺем.
Нет комментариев