Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тәрәзә чистартуның җиңел ысулы

Су, глицерин һәм кондиционер эремәсе сөрткәч, пыялада саклагыч катлам барлыкка килә.

Ярты стакан җылы суга бер аш кашыгы глицерин, кер юа торган кондиционерны бер капкач салыгыз. Су, глицерин, кондиционерны бергә катнаштырып, 15 минут тотарга кирәк.

Башта тәрәзәләрне чиста итеп юып, корытып сөртегез. Аннары тәрәзә чистарта торган щеткага әлеге эремәне бер тамчы гына агызып, тәрәзәләрне ике яктан да яхшылап ышкыгыз.

Мондый эремә пыялада саклагыч катлам барлыкка китерә, аңа пычрак һәм тузан ябышмый. Яңгыр тамчыларының эзе дә калмый. Шулай итеп чистарткан очракта, тәрәзәләр ярты ел чамасы пычранмас диләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама