Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Карлыганнан кайнатма

Җәйнең икенче аена да аяк бастык. Кышлык азык туплап кала торган чак. Җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерә. Кайсын кайнатып. кайсын тозлап, салат ясап, компот ябып куярга кирәк. Халык арасында бик популяр булган рецептларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кара карлыганнан бик күп төрле кайнатмалар, компот, желе, сироп һ.б тәмле ризыклар ясап була. Игътибарыгызга берничә кайнатма ысулын тәкъдим итәбез.

Беренче ысул: 

  4 килограмм кара карлыган,  5 апельсин (төшсез),  6 лимонның кабыгы белән иттарткычтан чыгарабыз.  Шуңа 4 килограмм  шикәр комы (песок) кушып, эреп беткәнче болгатабыз һәм үзегезгә уңайлы савытларга тутырып туңдыргычка урнаштырабыз. 

Икенче ысул:

2 килограмм  кара карлыган,  2 апельсинны иттарткычтан чыгарабыз. Әзер массага 4 килограмм  шикәр комы (песок) кушып эреп беткәнче болгатабыз. Шикәр комы эреп беткәч масса желе формасына килә.  Банкаларны стерильләштереп тутырып куябыз. Караңгы, салкынча урында сакларга кирәк. Болай эшләгәндә  карлыганның бөтен витаминнары үзендә кала.  Бик тәмле, ясап, ашап карагыз.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев