Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Йомшак та булсын, уңайлы да

Бөтен диван-карават та бертөрле түгел

Бик кыйммәтле диван да бик уңайсыз булырга, ә иң гади арзанлысы иң уңайлысы булырга да мөмкин. Шуңа күрә, йомшак җиһаз алганда, аның уңайлысын, йомшагын, шул ук вакытта сыйфатлысын сайларга тырышасың.

Йомшак җиһаз алганда, аның уңайлылыгына һәм озак вакыт хезмәт итүенә ирешү өчен, берничә мөһим кагыйдәне истә тотып сайларга кирәк. Диваннарның күбесен кич йоклаганда олайтырга, иртән җыеп куярга мөмкин. Әлеге җәелү һәм җыелу трансформация механизмы ярдәмендә эшләнә һәм ул төрле була. Көн саен йоклау өчен китап, пантограф, еврокитап яки аккардеон диваннарны сайлыйлар.

Француз раскладушкасы. Мондый төр диванны җәю өчен берникадәр көч куеп үзеңә таба тартырга кирәк. Алга берничә секция сузыла һәм алар астына терәк-аяклар барлыкка килә. Мондый диван җәелгәндә ике кеше өчен тулысынча җитәрлек йокы урыны барлыкка килә. Әмма мондый диван һәр көнне җәю-җыю өчен уңайлы түгел.

Дельфин. Әлеге төр диванны киңәйтү өчен аскы өлешне үзеңә таба тартырга кирәк. Нәтиҗәдә, ниндидер кушылган өлешләрсез, тигез урын барлыкка килә. Мондый механизмлы диваннар бик озак хезмәт итә дип саналмый, уртача җиде-сигез ел эшли ала.

Аккордеон. Мондый төр диванны җәйгәндә аккордеон мехларының сузылуын хәтерләтә, шуңа күрә дә аңа “аккордеон” исеме биргәннәр. Утыргыч чыгарыла, утыру блоклары төрле якка тарала һәм урнаштырылган аякларга баса. Йоклау өчен урыны тигез һәм уңайлы.

Диванны җыючы материал – каркас. Каркас бөтен җиһазның нигезе булып тора. Шуңа күрә дә җиһазның күпме хезмәт итүе каркасның ышанычлылыгына бәйле.

Агач каркас классик алым булып санала. Ул бик ышанычлы. Агач каркасларның “йомшак урыны” – аның ныгытмалары. Әгәр дә ныгытмалар болт белән беркетелгән икән, алар озак хезмәт итә. Шул ук вакытта аларның келәй белән генә ябыштырып ясалганнары да бар. Бу очракта каркасның чыдамлылыгы эшнең сыйфатына бәйле.

ДСП һәм брустан ясалган каркасларны да агач каркасларга кертәләр. Әмма алар нык түгел, бигрәк тә иң очсызлы материаллардан ясалган булса. Мондый каркастан ясалган җиһазның хезмәт итү вакыты да кыска була.

Металл каркаслар – чагыштырмача соңрак килеп керде һәм яңа алым булып санала. Сыйфатлы металлдан эшләнгән диван-караватлар аеруча нык була, озак һәм кимчелекләрсез хезмәт итә.

Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев