Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Файдалы гадәтләр

Күтәренке күңелле һәм сәламәт булу өчен әллә ни күп көч сарыф итәсе юк. Бары тик шушы файдалы гадәтләрне генә кулланырга кирәк.

1. Көнегезне елмаюдан һәм бары тик күңелле әйберләр турында гына уйлаудан башлагыз. 

2. Иртәнге аш алдыннан бер стакан су эчеп куегыз. 

3. Көнегезне планлаштырырга өйрәнегез. 

4. Аркагызны төз тотып, туры атлап йөрегез. 

5. Лифт турында онытыгыз. 

6. Көн дә бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга өйрәнегез. 

7. Иртәгә киясе киемнәрне кичтән әзерләп куегыз. 

8. Елга бер мәртәбә медицина тикшерүе узыгыз. 

9. Башыгызга килгән кызыклы фикер-идеяләрне шундук язып куярга гадәтләнегез. 

10. Йоклар алдыннан бүлмәне җилләтегез, салкынчада йокларга өйрәнегез. 

11. Көндәлек чыгымнарны язып барыгыз. 

12. Атнага бер мунча керегез. 

13. Төгәл булырга өйрәнегез. 

14. Кешеләргә комплиментлар әйтергә тырышыгыз. 

15. Көн саен 10 чит тел сүзе өйрәнегез, көнгә һич тә югы 30 минутны укуга багышлагыз. 

16. Әти-әниләрегезгә, дусларыгызга, хәлләрен белешеп, еш чылтыратыгыз. 

17. Дөрес җөмләләр белән, ачык, аңлаешлы итеп сөйләшергә өйрәнегез. Әшәке һәм “бәйләнгеч” сүзләрне лексиконыгыздан төшереп калдырыгыз. 

18. Кычкырып һәм авызыгызга ризык тутырган килеш сөйләшмәгез. 

19. Өйдә компьютер артында 2 сәгатьтән артык утырмагыз. 

20. Өегездәге һәм эш урыныгыздагы кирәксез әйберләрне чыгарып ташлагыз. 

21. Яңалыкка омтылыгыз. Һәр көнне нинди дә булса яңа һәвәслек табыгыз. 

22. Матур күренешләрне, тормышыгыздагы күңелле вакыйгаларны фотога төшерегез. 

23. Тәмәкедән һәм исерткеч эчемлекләрдән баш тартыгыз. 

24. Үзегезне чыныктырырга тырышыгыз, моның өчен аякны салкын суда юып алу да җитә. 

25. Күңелгә ятышлы, яхшы кәефле кешеләр белән күбрәк аралашыгыз. 

26. Башкаларның гайбәтен сатмагыз, кешеләрне тәнкыйтьләмәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев