Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Белеп торыгыз!

Бакчага нинди үсемлекләр утыртсаң корткычлардан саклый?

Кузаклылар  (борчак, фасоль, һ.б.) коңгыз-шыртлавыкларны куркыту өчен яхшы чара. Кузаклылар утыртылган участокта, гадәттә сукыр тычкан булмый.

Календула  розаларны һәм башка үсемлекләрне йомры суалчаннарның кайбер төрләреннән дәвалый. Астралар арасында үсүче календула аларны фузариоздан саклый.

Күпьеллык канәфер участокны аю  чикерткәсеннән (медведка) коткара.

Борчак янында утыртылган горчица  усемлекләрне борчак күбәләгеннән кисәтә.

Киндер чөгендерне чөгендер борчасыннан, борчакны борчак гөбләсеннән (тля) саклый.

Кыяр киресенчә йомры суалчаннарны үзенә җәлеп итә. Аларны алдавыч сыйфатында файдаланырга мөмкин. Бары тик авыруга бирешкән үсемлекләрне вакытында өзеп алырга гына кирәк.

Көнбагыш исә гөбләне бетерүче камка бөҗәкләрен үзенә тарта. Аны участокның тирә-ягына утыртырга киңәш ителә.

Ак чәчәк (пирструм) кәбестәне гөбләдән һәм күбәләк кортыннан, кәбестә ябалакбашыннан, ак күбәләктән саклый.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев